Татар әдәбияты классигы, якташыбыз Габдрахман Сафа улы Абсалямов Ковылкино районы Иске Аллагол авылында туып-үсә һәм татар әдәбияты классигы югарылыгын яулый. Аның «Ак чәчәкләрен» татарларыбыз гына түгел, күп милләт халкы укып белә. Мордовия татарларыбыз горурланып аны һәрвакыт искә ала. Быел 24нче декабрьдә, Габдрахман Абсалямовның 110-еллыгын Дубенка районы С.И.Дер-гачёв исемен йөрткән Кочкурово урта мәктәбе укучылары, укытучылары белән бергә, искә алдылар.
Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты предметлары буенча белем бирүче югары категорияле укытучы Альфия Кетдюс кызы Узбякова җитәкчелегендә укучылар якташ язучыбызның биографиясен презентация кулланып сөйләделәр. Аннары Г.С.Абсалямов турында фильм карадылар. «Тамчы шоу» уенын да яратып уйнадылар. Бу чараларда актив катнашучылар турында да әйтми калдырып булмый. Иң-иң активлар арасында 7 нче сыйныф укучысы Карина Рахметуллова һәм 8 нче сыйныф укучысы Самира Мусина булдылар.