Рузаевка районы Шәриф Камал исемендәге Татар Пешлә авылының мәктәбендә «Рухи-әхлакый тәрбия сыйныфлары булган «пилот» мәк-тәпләр моделен тормышка ашыру» өстендә эшлиләр.
Шулай, бу мәктәпнең 6 сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчесе Сания Спартак кызы Саляева белән Татар Пешлә авылының иң матур бинада урнашкан мәчетендә булдылар. Аларны, алдан сөйләшү буенча, Абдурахман мулла каршы алды.

Ул мавыктыргыч әңгәмә алып барды, үгет-нәсыйхәт укыды: җирдә кешенең килеп чыгышы, динебез мөселман дине турында, диннең рухи-әхлакый кануннары турында сөйләде. Әлбәттә, укучылар кызыксындырган сорауларына тулы җаваплар алдылар. Соңыннан мәчет буйлап экскурсия үтте.
Татар Пешлә мәктәбе укучылары мәчетләреннән рухи баеп кайттылар.