Республика Хөкүмәте Рәисе Владимир Сидоров XII Бөтенроссия авыл Сабантуена әзерлек һәм аны уздыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде.
Бу киңәшмәдә түбәндәге оештыру моментлары билгеләнә: олы бәйрәм Ләмберә районы территориясендә узачак: 1 июль - Ләмберәдә Татарстан иҗат коллективларының бәйрәм концерты булачак, ә 2 июль - Аксёново авылында бәйрәм чаралары. Оештыручылар бай мәдәни һәм спорт программасы әзерлиләр. Сабантуй кунак ларын һәм катнашучыларны автобуслар Сарансктан («Лихачев» җәмәгать транспорты тукталышыннан) Аксёново авылындагы бәйрәм үткәрү территориясенә кадәр китерәчәкләр. Автобусларны 8: 00 дән 19: 00 сәгатькә кадәр 15 минут интервалы белән җибәрү планлаштырыла.
Якын арада Аксёново мәйданчыгында объектларны монтажлауга керешәчәкләр. Бәйрәм вакытында кунакларга һәм катнашучыларга волонтерлар ярдәм итәчәк- 350 гә якын ирекле ярдәмче җәлеп ителәчәк.
Мордовиянең һәрбер татар авылы бу бәйрәмгә күптән әзерлек эшен алып бара. Татар районы дип исәпләнгән Ләмберәдән сүзебезне башлыйбыз: ничек әзерлек бара икән?
Ләмберәдә XII Бөтенроссия авыл Сабантуена әзерлек дәвам итә, икән. Бәйрәмдә «Сабантуй тавышы» балалар мәйданчыгы эшләячәк, анда яшь башкаручылар чыгыш ясаячак. Әлеге конкурсның тиешле нигезләмәләре «Сабантуй»да катнашучылар һәм кунак-лар (Пенза, Түбән Новгород, Ульяновск һәм башка өлкәләргә) җибәрелгән: конкурсантлар бу регионнардан да килер дип көтелә.
Бәйрәмнең тагын бер «үзенчәлеге»- «иң яхшы 10 гармунчы» конкурсы планлаштырыла; анда шулай ук күрше төбәкләрдән дә үзенчәлекле талантлар катнашачак. Моннан тыш, хәзерге вакытта жюри әгъзалары «Авылым тавышлары» татар җыры фестивале лауреатларының концерт номерлары язылган видеороликларны карый. Иң яхшы номерлар сайлап алыначак, ә аларның башкаручылары «Сабантуй - 2022» фестиваль мәйданчыгында чыгыш ясаячаклар.
Ләмберәнең «Алмаз» мәдәни-спорт үзәге хезмәткәре Альфия Асыйм кызы Максимова болай ди: «Зур бәйрәмгә әзерлек көч алды. Милли костюмнар үзебез тегәбез: аерым мордва, татар, рус костюмнарын заказ биреп тегәләр инде.
Мин үзем «Татар йорты» шатерында булачакмын. Биредә милли ашлар, мас- тер-класслар, фотога төшәр өчен шартлар булачак. Тагы музыкаль программа әзерлибез, милли уеннар һәм конкурслар үткәрәчәкбез, оформление белән дә шогыльләнәбез».
Рузаевка районы Татар Пешлә авылы клубы җитәкчесе Наталья Анатольевна Чалдаева: «Бүгенгә Сабантуйда катнашу заявкасын җибәрдек. Анда безнең «Матур кызлар» («Килче-килче» җыры), «Сандугачлар» («Сагыну» җыры) ансамбльләребез, татар кадриле би юе белән «Алмаз» бию ансамблебез, «Авылым тавышлары»нда  «Йолдызчыкларым» («Тала-тала» җыры) яшүсмерләр ансамблебез чыгышлары белән тамашачылар ны шатландырыр дип ышанам».
Атюрьево районы Усть - Рахмановка белән Большой Шуструй авыллары бик зурлардан булмаса да, табигатьләре матур, халкы тырыш. Алар мәдәният эшендә бик активлар, бигрәк Мәдәният йорты хезмәткәрләре.
Мәдәният йорты җитәкчесе Роза Сяит кызы Макаровадан әзерлек эш-ләре турында сорадым, ул: «Быелгы Бөтенроссия авыл Сабантуена әзерлек эшләрен алып барабыз инде. Мәсәлән, ике авыл халкыннан оештырылган «Умырзая» ансамблебез башкаруында «Чияләр» җырын кат-кат, гармунчыбыз Николай Пугаев белән репетициялибез. Бәйрәмдә Атюрьево районында яшәүче төрле милләт мәдәниятын тәгъдим итүче бер шатер булачак. Үзебез пешергән милли тәмлушкаларыбыз – татар милли ашларыбыз белән татар чәй өстәле эшләр. Бәйрәмне көтәбез, бәйрәмгә әзерләнәбез».
Бер сүз белән әйткәндә, республикабыз XII Бөтенроссия авыл Сабантуена әзерлек эшләрен алып бара.

Наилә НАСЫРОВА