Мордовиядә уза торган  XII Бөтенроссия авыл Сабан туенда юртак токымнары чабышларында җайдак-всадник Илсур Галимҗанов «Вернблум Аш» кушаматлы ат белән җиңү яулады. Малның хуҗасы – Рәмис Айзатуллов.
Җиңүчеләргә төп приз – Лада машинасы белән кубокны Мордовия Республикасы башлыгы Артем Здунов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырдылар. Мордовия җайдагы Сергей Матвеев өченче урынны яулады.

XII Бөтенроссия авыл Сабантуе призы ат токымнары арасында Татарстаннан «Вымпел» кушаматлы айгырга һәм 17 яшьлек жокей Минур Нуретдиновка бирелде. Хуҗасы - Рәмис Мингасин. Призны Мордовия Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Александр Кечайкин тапшырды.
Мордовия Республикасы Башлыгы призына узышның финалына 8 юртак керде. Алар арасында узышлар фавори-ты «Билли Флинн» һәм аның җайдагы – халыкара класслы мастер Геннадий Большаков та бар иде. Сүз уңаеннан, җайдаклар арасында ир-атлардан тыш, юртаклы атлар чабышында бер кыз - Марина Ермилова катнашты. Кызганычка каршы, ул финалга узмады.
Узышларда 4 яшьтән өлкәнрәк атлар катнашты. Аларга 1600 метр - әйләнә ярым дистанцияне узарга кирәк иде. Җайдаклар һәм атлар Мордовия, Татарстан, Чуашстан, Пенза өлкәсеннән. Заездларны Татарстан Республикасыннан Бөтенроссия категорияле профессио-наль судьялар хөкем итте. Алар Мордовиядә ипподромның идеаль юлын, шулай ук атларны тоту өчен менә дигән шартларны билгеләп үттеләр. Моңа Ләмберә районы Аксёново авылы янындагы кырда махсус 520 тамашачыга исәпләнгән трибуналы ипподром корылган булуы сәбәпчедер. Объектны төзүдә Мордовия төзүчеләренә Казаннан белгечләр ярдәм иткән.
Гомер-гомергә татарлар ат ярата һәм бүген шуңа дәлил: Сабантуйларны күпләр ат чабышы һәм көрәшне күзәтер өчен генә дә көтеп алуы сер түгел. Бар халык Сабантуйга агылганда инде иртәнге сәгатьләрдән килеп, малкайларны чабышка әзерли торган җайдакларны да, атларның хуҗаларын да, чабыш атлары-на гына хас үзенчәлекләре булган атларны да күреп булды.
Мәйданда уеннар гөрли, җырлар яңгырый, ә халык билгеләнгән вакытны гына көтеп торгандай, ат чабышы уза торган мәйданга тугызынчы яртыларда юл алды. Мин дә шунда юнәлдем.
Ипподромда атлар үзләрен төрлечә тотты, кайсыдыр киреләнеп алды, кайсыдыр старт сызыгыннан җиңүче булуын күрсәтте. Тамаша кылучылар үзара кайсы җиңәр икән дип фаразларын җиткерделәр. Ул арада кул чабып үзләре ошаткан атка җиңү теләп, әйдә-әйдә, булдырасың, молодец, дип җан аттылар. Бу атларга булган тирән хөрмәтне дә, малкайларны яратуны да чагылдыра. Чабышкылар арасында инде күп кенә ярышларда үзләрен күрсәтеп өлгергән җайдаклар да, чабышкылар да бар иде. Ярыш шуңа да ярыш инде ул; анда җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә булды. Иң мөһиме, ярыш тыныч, җайдаклар бер-берсенә ихтирам күрсәтеп үтте.

 

Наилә НАСЫРОВА