Рузаевка районындагы Татар Пеш-ләсе авылы елдан-ел төзекләнә бара. Күптән түгел биредә яңа спорт мәйданы төзелде. Ә Овражная урамындагы  автомобиль юлын ремонтлыйлар.
Рузаевка районы җитәкчесе Александр Борисович Юткин болай ди: «Татар Пешләсе авылы депутатлары белән халык күптән инде Овражная урамы автомобиль юлын ремонтлау теләген белдереп мөрәҗәгать итеп килделәр. Бүген, «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли программа нигезендә, бу урам буенча үткән бормалы 2 километр юлны ремотлауга 12 миллион акча бүлеп бирелде. Эшчеләр юлны тырышып ремонтлыйлар; авыл администрациясе җитәкчесе бу объектта еш була».
Ә «Авыл территорияләрен комплекс-лы үстерү» программасы кысаларында Татар Пешләсе авылы уртасында урам тренажорлы спорт мәйданы булдырганнар. Аны төзү өчен 1700 мең сум акча бүлеп бирелгән. Шулай ук, авыл администрациясе җитәкчесе Ринат Дявлюк улы Шабаев әйткәнчә: «... яңәшәдә генә минифутбол белән волейбол мәйданнары да булдырырбыз».
Авыл халкы да бу эштән читтә тормый: яшәгән җирләрен һаман ямьләндереп торалар. Һәрбер эштә ярдәмчеләр табылып тора. Мәсәлән, яз башлану белән Шәриф Камал ташы тирә-ягын җыештырып алганнар, чә-чәкләр утыртканнар, утап-коеп торалар. Биредә күбрәк мәгариф-мәдәният өлкәсе алдынгылар: укучылар, укытучылары белән бергә... Волейбол-футбол мәйданының каты катламын җәяргә, аннары матурларга булышучылар санын санап китеп булмый – алар күп.
«Чиста авыл» дигән традицион акция кысаларында Татар Пешлә авылы волонтерлары яңа спорт мәйданы яны территориясен матурлап та куйганнар. Ә бит дөрестән дә: һәр кеше үз әйләнә-тирәсен матуррак, яхшырак, яшәү өчен уңайлырак итәргә тырышырга тиеш. Бу без яши торган урынга да кагыла.

Наилә НАСЫРОВА