Ләмберә районы Аксёново авыл клубындагы музейда ата-бабаларыбызның көнкүреш әйберләре, мәдәни байлыгы һәм тарих чагылган.
Музейда ХХ гасыр уртасындагы авыл йорты күренеше, милли кием, көнкүреш һәм хезмәт элементлары, камыштан үрелгән кәрҗин, табигый күннән тегелгән итекләр, сәйлән һәм алтын җепләр белән чигелгән аяк киемнәре һәм башкалар бар. Татар бизәкләре, йорт әйберләре, сөлгеләр, ашъяулыклар күрсәтелгән. Агач сәке, кухня җиһазларын да күреп була.
Авыл халкының гореф-гадәтләрен саклаучы музейны киләчәк буынга мирас иттереп саклыйлар: килеп карагыз.