Саранск шәһәрендә егетләр һәм кызлар арасында теннис буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Аларда илнең 24 шәһәреннән һәм 20 субъектыннан 59 спортчы көч сынашты.
Үткән атнада турнирны ябу тантанасы узды. Анда Мордовия башлыгы Артём Здунов һәм Халыкара Олимпия комитеты әгъзасы, Россия Теннис федерациясе президенты Шамиль Тарпищев катнашты.
«Мордовиянең Бөтенроссия дә-рәҗәсендәге теннис турнирларын уздыру мәйданчыгы булып торуы күңелле. Бу безнең спортчыларны тартып тора, кемнең иң яхшы формада булуын ачыкларга ярдәм итә.
Спорт - ахырга кадәр көрәшергә кирәк булган эш! Сезнең алда яңа ярышлар күп, һәр спортчыга үз җиңүегезне телим», - дип мөрәҗәгать итте Артём Здунов катнашучыларга. Ул шулай ук Шамиль Тарпищев һәм аның Россиядәге хезмәттәшләре оештырган теннис мәктәбе аркасында безнең спортчылар дөньяда иң көчлеләр булып кала, дип билгеләп үтте.
Шамиль Тарпищев Артём Здуновка республикада теннис үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде: «Мордовиягә, барлык тренерларга һәм ата-аналарга рәхмәт. Теннис артында - киләчәк, бүгенге көндә булган традицияләрне сакларга һәм арттырырга кирәк».
Россия Теннис федерациясе президенты яшь спортчыларга уңышлар һәм югары казанышлар теләде: «Бүген безнең ил- теннис дөньясында лидер: 2021 ел нәтиҗәләре буенча Россия теннисчылары мөмкин булганның барысын да оттылар!»
Артём Здунов һәм Шамиль Тарпищев турнир җиңүчеләренә һәм призерларына бүләкләр тапшырдылар. Кызлар арасында өченче урынны Дарья Садыкова яулады, икенче- Софья Ведерникова, беренче – Милана Сафиуллина. Кирилл Филаретов егетләр арасында бронза призеры булды, Марк Кременский – көмеш, Семен Конышев алтын медаль яулады.
Парлы разрядта Артём Ковалев һәм Дмитрий Ряпухин – егетләр арасында өченче, Роман Кожевников һәм Родион Малмыгин - икенче урын нарны яулыйлар, Семен Конышев һәм Леонид Руднев – җиңүчеләр иделәр. София Климанова һәм Виктория Седенкова дуэты – кызлар арасында өченче, Софья Ведерникова һәм Милана Сафиуллина дуэты икенче урын яулыйлар, Дарина һәм Дарья Садыковалар парлы разрядта лидер булдылар.