Галия Спартак кызы Сухова белән без күптәннән таныш. Коллегалар буларак танышып киткән идек ерак 85нче елларда. Ул коллегалары арасында үзенең белемлелеге, югары интеллигентлыгы, кояш кебек ягымлы нурларын чәчеп торуы белән аерылып торды. Ә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне»н билгеләп үткәндә аларны район җитәкчеләре, тормыш иптәше Хәлим Рәхим улы белән бергә дүрт дистәгә якын тату гомер итүләрен медаль белән бүләкләүнүләрен «Призыв» район газетасы хәбәр итте; алар турында зур иттереп мәкалә дә басылды. Гаилә, бөек Ватаныбызның бер өлеше; һәрвакыт илебезнең һәр кешесе өчен төп кыйммәт булачак. Нәкъ менә гаиләдә әти-әниләрдән балаларга һәм оныкларга яратырга, ышанырга, кайгыртырга һәм сакларга өйрәтү тапшырыла, фундаменталь кыйммәтләр формалаша һәм буыннан-буынга гаилә традицияләре тапшырыла. Ә Суховлар гаиләсе ничегрәк барлыкка килде соң?
Гаиләләре менә ничегрәк барлыкка килә. Җәй. Студент чак. Студотрядлары Мордовиябезнең Инсар районы Шадым авылында мәктәп төзи. «Лингва» («Тел») төзелеш отрядында чит телләр һәм Галия Спартак кызы укыган филология факультетлары студентлары эшли. Ә медфакта укыган Хәлим Рәхим улы анда фельдшер итеп җибәрелә. Ельники районының Яңа Кадеш (Новое Кадышево) авылында туып-үскән егет, ул вакытта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Краснослободск медучилищесына укырга, Кытай белән чиктә армиядә хезмәт итәргә дә өлгергән була. Галия Спартак кызы исә Ләмберә районы Кривозерье авылында туа, мәктәптән соң Н.П.Огарев исемендәге дәүләт университетының филфагына укырга керә, ә булачак ире белән танышкан вакытта диварларны штукатурларга өйрәнә.
Башта яшьләр бер-берсен күзәтәләр генә, аннары очраша да башлыйлар, ә соңыннан - симпатия мәхәббәткә күчә. 1983 елда өйләнешәләр. Гаиләне матди яктан тәэмин итәр өчен, Хәлим Рәхим улы икенче сменага «Центролит» заводына фельдшер булып эшкә урнаша. Болар барысы да аңа яхшы укырга комачауламый, дәреслекләр белән кичке эшкә йөри. 1986 елда, университетны тәмамлаганнан соң, бәхетләрен тулыландырып кызлары Юлия туган.
Һөнәрләре буенча икесе дә кешеләр белән аралаша: берсе - аларны дәвалый, икенчесе - үсеп килүче буынны акылга, игелеккә өйрәтә. Икесенең дә эш стажлары зур инде. Галия Спартак кызы 1985-2020 елларда Кривозерье урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 2001 елдан 2010 елга кадәр укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары була. Күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге һәм яшь буынны укыту һәм тәрбияләү буенча уңышлары өчен укытучы Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы, Мордовия Республикасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Укучылар аны әле дә онытмыйлар: шалтыраталар, барлык бәйрәмнәр белән котлыйлар, кунакка керәләр, кайберләре аның һөнәрен дә сайлаган.
Ләмберә районы Сыркага-Суркинога Суховлар 1987 елда, Республика клиник хастаханәсендә интернатура узганнан соң, гаилә башлыгы Кривозерье амбулаториясенә гомуми практика табибы итеп җибәрелгәч күчәләр. Анда 35 ел эшли. Авыл җирлегендә табибның эше тәүлек әйләнәсе, теләсә кайсы вакытта авыру янына чакыртырга мөмкиннәр; Кривозерье яки Суркинода гына түгел, Хаджи, Шувалово авылларына да. 90нчы елларда Хәлим Рәхим улын авыру янына төнлә чакыртканда, кәрәзле телефоннар юк иде әле. Хатыны бу вакытта йокламый, ирен көтә, борчыла. Төн уртасында медицина ярдәме сорап үзләренең разборкалары вакытында зыян күргән «текә» («крутой») егетләрнең мөрәҗәгать итүе бик куркыныч булган. Ә табиб, бандит яки үрнәк хезмәткәр булуга карамастан, теләсә кайсы кешене дәваларга тиеш. Хәлим Рәхимович, пенсия яшендә булуына карамастан, коронавирус эпидемиясе вакытында район үзәге поликлиникасында эшләгән. Ул хәзер дә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә, файдалы консультация бирергә әзер. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, табиб үзенең табиблык эшчәнлеге дәвамында һәрвакыт хатынының ярдәмен тоеп хезмәт иткән.
Суховлар кызлары Юлия белән горурлана, чөнки ул алтын медаль белән мәктәпне, кызыл диплом белән университетны тәмамлаган уңышлы икътисадчы, бүген Сарансктагы «Атон» фирмасы директоры.
Хәзерге вакытта ирле-хатынлы Суховлар икесе дә лаеклы ялда һәм оныклары Артурны тәрбияләргә ярдәм итәләр. Ике яшьлек малай инде русча, татарча сөйләшергә тырыша, шигырьләр сөйли, җырлар җырлый, адресын белә.
Гаилә бәхете һәм гаилә озынлыгының нигезе нидә, дигән сорауга Галия Спартак кызы ире белән беркайчан да бәхәсләшми, алар һәрвакыт бергә, үзара аңлашып яши, алар тулысынча бер-берсенә ышаналар, хәтта бертөрле фикер дә йөртәләр дип җавап кайтара. Мәхәббәт һәм тугрылык - ул гаилә тормышының нигезе.

Наилә НАСЫРОВА