Төмән татарларының «Яңарыш» сайтында Диләфрүз Фәхретдинованың «Мордовиядә халык гадел, кунакчыл» дигән язмасы чыккан.
1-2 июль көннәрендә Мордовия Республикасының Ләмберә районы, Аксюн авылында ХII Бөтенроссия авыл Сабан туе уздырылды. Сабантуйга Россиянең 30дан артык регионыннан, шулай ук Мордовиянең барлык районнарыннан кунаклар килде. Ачу тантанасында , Мордовия башлыгы Артем Здунов, Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов катнаштылар. Төмән өлкәсеннән дә шушы авыл Сабан туена делегация барды. Без делегация әгъзасы - Ялутор районы, Аслана татар мәдәният үзәге директоры Илчан Хөснетдиновтан Сабан туе турында тәэсирен сорадык.
«Төмән өлкәсе делегациясен Бө-тендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсе вәкиллеге җитәкчесе ярдәмчесе Зилә Юсупова җитәкләде. Юл чыгымнарын «НПО Арктикпромизыскание» оешмасы генераль директоры Реваль Хөснетдинов түләде. Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгеннән җырчы Хәсән Хучашев, «Ак калфак» өлкә татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы әгъзалары Рузилә Илчегулова, Лилия Габдуллина, Римма Вәлиева бардык.
Безгә куратор Алексей Бабаевны билгеләделәр. Ул безне бөтен җиргә йөртте. Кунакханәдә яшәдек, Саранск шәһәрендә музейларга кердек.
Моңа кадәр Мордовиядә булганым юк иде. Аксюн авылында борынгы өйләр янына яңалары төзелгән. Бөтен җирдә искиткеч чисталык, бигрәк матур яклар.
Сабантуйда дүрт сәхнә эшләде, бер-сендә Хәсән Хучашев белән чыгышлар ясадык. Халык гади, кунакчыл, безне зур алкышлар белән каршы алды.
Мәйданнарда спортчылар, сәнгать осталары ярышты, ат чабышлары үткәрелде, милләттәшләребез ихлас күңел ачты. Раил Нургалиев исемле егет абсолют батыр калды. «Лада Гранта» ачкычын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тапшырды. Моннан тыш егеткә тәкә һәм Сочи курортына путевка бирделәр.
Сабантуйдан гаҗәеп яхшы тәэсирләр белән кайттым: яңа кешеләр белән таныштым, гүзәл җирләр күрдем, мил-ләтебезнең бай тарихы, мәдәнияте тагын бер тапкыр үзенә җәлеп итте, сокландырды. Оештыручыларга зур рәхмәт», - дип сөйләде Илчан Миннегалим улы.