Социаль челтәрдә «Ельниковская трибуна» газетасында чыккан мәкалә астына Талия Миңнуллина болай язган: «Безнең искиткеч кеше - Петр Михайлович турында яхшы язгансыз. Сәламәтлек телим үзенә. Ул безнең бик җаваплы, игътибарлы; һәрвакыт ярдәмгә килә. Авылларыбыз өчен бик күп эш башкарды, зур рәхмәт сезгә Петр Михайлович; ярый әле сез безнең бар». Авылларда халыкның проблемалары килеп чыга икән, алар гел җирлек башлыгына мөрәҗәгать итәләр. Шулай ук Ельник районы Акчеево-Күгеш администрациясе җитәкчесе Петр Михайловичка да ярдәм сорап киләләр. Ул Күгеш авыл җирлеге башлыгы вазыйфасында уникенче ел инде.
«Кичтән дә, иртән иртүк тә шалтырата алалар, - ди Күгеш авыл җирлеге башлыгы Петр Михайлович Ямщиков,- һәркем үз проблемасы белән шалтырата: берсенең кинәт уты сүнгән, икенчесенең краннан суы бик акрын ага, өченчесе күршесе белән җир чикләрен билгели алмый. Һәр көн диярлек яңалык. Барлык мәсьәләләрне җайга салырга, компромисс табарга һәм хәл итәргә кирәк».
Биредә бүген дә гаять зур төзелеш бара. Президент программасы ниге-зендә «Имин сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты кысаларында агымдагы елда «Ельники-Чурино» юлын капиталь ремонтлау дәвам итә. Бордюр ташы җәя-ләр һәм ут баганалары да урнаштыралар. Чираттагы баганага чокыр бораулаганда элемтә кабеле зыян күргән. Җитешсезлекләрне бетерү өчен Ельниктан белгечләр чакыртып китергәннәр.
Петр Михайлович, бораулый башлагач суүткәргечне дә эләктермәсеннәр дип, торбаларның нинди юнәлештә китүен фонарен тотып коега шәхсән үзе төшеп раслый. Нәкъ шул вакытта Күгеш авылы аксакалы Равиль Ариф улы Мещеров үзенең чишәсе мәсьәләсе белән килгән. Берничә көн инде авыл үзәгендәге су колонкасы эшләми; балаларга яки читтән килгәннәргә мондый эсседә эчәргә су алырлык бердән-бер урын икән. Шул проблеманы да чишәсе бар.
«Кабаново авылында да колонка ватылган. Ремонтларга кирәк. Белгечләр тапмыйм, - дип дәвам итә П.М.Ямщиков, - гомумән, быел су белән өзәрлекләр бар. Чаралар кү-рергә туры киләчәк».
Су белән тәэмин итү проблемалары авыл җирлеге җитәкчесенең баш авыртуына әйләнгән, чөнки Чурино авылына кадәр асфальт салу планлаштырылган. Ә су торбасы юл астыннан уза. Күптән салынган су юлы, эксплуатацияләүнең барлык сроклары да чыккан; 325 метр суүткәргечне алмаштырырга кирәк. Яңа суүткәргеч үткәрмәсәң, авария булса – яңа юл полотносын сүтәргә кирәк булачак...
Авыл җирлеге башлыгының эше киңкырлы һәм һәркайда акча кирәк. Өстәвенә, зур акчалар кирәк. Мәсәлән, Краснослорбодск «Мокша» МДС филиалы директоры А. Н.Горинның шәхси катнашында узган елның көзендә Ликенье авылында буа торгызылган, зиратны төзекләндерү эшләре башкарылган. Кабаново белән Акчеево авыллары урамнарын чистарту буенча зур эш үткәрелгән. Кабаново авылында янгынга каршы сулык реконструкцияләнгән.
Берничә ел элек Кабаново авылында зур булмаган чиркәү төзи башлаганнар. Бергәләп төзергә булганнар: иганәчеләр-спонсорлар ярдәм иткән. Чиркәү изгеләндерүгә якын: гөмбәзе куелган инде. Җомга көннәрендә Акчеево авылы мәчетендә дә кеше күп. Җомга намазы үткәрелә. Бу авыл җирлегендә күп гасырлар инде төрле дин һәм милләт кешеләре тату яши.
... Элеккеге «50 лет СССР» колхозы идарәсенең ике катлы бинасы да П.М.Ямщиковның баш авыртуына әйләнгән, чөнки бина инде берничә ел авария хәлендә һәм аның белән нәрсә эшләргә кирәклеген аңлап бетерми. Вату өчен зур акчалар кирәк: Алла сакласын, балаларның берсе бинага кереп, җимерелеп төшә күрмәсен. Авыл башлыгының шундый һәм башка чишәсе мәсьәләләре күп әле.