Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае - март та килеп җитте. Барыбызга да билгеле, әлеге айның иң матур, иң олы бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне.
Мордовия хатын-кызларын ихластан “Юлдаш” иң күркәм тантаналарның берсе - Халыкара хатын-кызлар көне белән ихластан тәбрик итә! Хатын-кыз - ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы жылысы да сыйган. Бүген хатын-кызларның күпчелеге эш белән мәшгуль. Ул балалар да үстерә, йорт-җирне дә карый - аны якты һәм җылы итә, өстәвенә, карьера ясый һәм шушы мең төрле мәшәкатьләргә чумып калмыйча, үзенең нәзакәтлелеген дә саклый белә. Боларны бары тик хатын-кыз гына булдыра ала.
Кадерле хатын-кызлар - әниләр,әбиләр, апалар, сеңелләр! Шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендә елмаеп баккан кояштай һәрвакыт балкып яшәгез. Күңелегездән шатлык, тәнегездән саулык-сәламәтлек, йортыгыздан иминлек - бәракәт китмәсен! Бәйрәм белән!