“Педагог 13” педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын өзлексез арттыру үзәге мәйданчыгында 2024 елның 27 мартында «Мордовия Рес-публикасында милли мәдәниятне, дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында татар шагыйре Муса Җәлил иҗатына багышланган туган (татар) телендә укучыларның иҗади эшләренең республика дистанцион конкурсы үтте. Конкурста Мордовиянең 1-11 сыйныфларыннан 90нан артык укучы катнашкан.

Җиңүчеләре:
- Теркулова Алина, 3 нче Торбеево урта мәктәбенең 2 класс укучысы (укытучысы - Э.Р.Такташева);
- Гурина Әминә, Рузаевка районы Татар Пишлә урта мәктәбенең 3 класс укучысы (укытучысы - С.С.Саляева);
- Абдуллова Сафия, Ромоданово районы Белозерье урта мәктәбенең 4 Б класс укучысы (укытучысы - Г.И.Азисова);
- Абдрашитова Мәрьям, Ромоданово районы Белозерье урта мәктәбенең 5 класс укучысы (укытучысы-А.Ф.Янгличева);
- Кузяева Аиша, Ромоданово районы Алтар урта мәктәбенең 6 класс укучысы, (укытучысы - В.Г.Конешева);
- Умряев Рамиль, Кочкурово районы Сабаево урта мәктәбенең 7 класс укучысы (укытучысы - С.Н.Ибраһимова);
- Бадамшина Әминә, Кадошкино районы Латышовка урта мәктәбенең 7 класс укучысы (укытучысы - С.Р.Поташова);
- Салькаева Сафина, Ләмберә районы Татар-Тавла урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы (укытучысы – А.Ф.Муртазина);
- Ряхмятуллова Элина, Ләмберәнең 1 нче урта мәктәбенең 7 класс укучысы (укытучысы – А.К.Янгляева);
- Абузярова Зарина, Ләмберә районы Татар-Тавла урта мәктәбенең 7 класс укучысы (укытучысы – А.Ф.Мортазина);
- Морарь Олеся, Рузаевка районы Болдово урта мәктәбенең 8 класс укучысы (укытучысы – Н.И.Башмакова);
- Мусалиева Юлия, Ләмберә районы Черемиш төп мәктәбенең 8 класс укучысы (укытучысы – Ф.Ф.Боярова);
- Сюбаева Самина, Ләмберә районы Черемиш төп мәктәбенең 9 класс укучысы (укытучысы – Ф.Ф.Боярова);
- Бикмурзина Зөһрә, Ләмберә районы Пензятка урта мәктәбенең 10 класс укучысы (укытучысы - Р.М.Юмаева);
- Казакова Надия, Ләмберә районы Пензятка урта мәктәбенең 10 класс укучысы (укытучысы - Р.М.Юмаева).
Җиңүчеләр белән унтугыз призерның бу матур конкурста катнашып ирешкән уңышлары артып торсын, афәрин.

Наилә НАСЫРОВА