Мордовиядә билгесез кеше, машинаны сату турында башка кешенең белдерүен кулланып, Иссада яшәгән ирнең 300 мең сумга якын акчасын урлый.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Ләмберә тикшерү бүлегенә 28 яшьлек Исса кешесенә карата, кылынган алдау факты буенча, җинаять эше ачылган.
Алдан тикшерү барышында ачыкланганча, март ахырында Ромоданово районында яшәүче кеше бушлай белдерүләр сайтында «Лада Гранта» автомобилен сату турында хәбәр куйган. Берникадәр вакыт узгач, аңа билгесез кеше шалтыраткан һәм машина сатып алырга әзер булуын әйткән. Әңгәмәдәше аңа ПТС фотосын җибәрергә һәм башка сатып алучылар аны бүтән борчымасын өчен сату турында белдерүне алып ташларга кушкан.
Соңрак ачыкланганча, җинаятьче, кулында машина өчен документлар тотып, үз исеменнән «Лада»ны сату турында мәгълүмат урнаштыра, шәхси телефон номерын күрсәтә. Нәтиҗәдә, Пенза өлкәсендә яшәүче кеше бу игълан белән кызыксына.
Сөйләшкәндә, аферист машинаны аңа танышы күрсәтәчәген һәм әгәр дә аны барысы да ошаса, сатып алучы акчаны үзе күрсәткән счетка күчерергә тиешлеген аңлаткан.
Шуннан соң ул чын сатучы белән элемтәгә керә һәм автомобиль алырга аның иптәше киләчәген, шуннан соң аңа 297 мең сум күчерәчәген хәбәр итә. Билгеләнгән вакытта сатып алучы Мордовиягә килә. Машинаны карап чыккач, зыян күрүче банкоматка юл тота, анда ул җинаятьченең счетына акча күчерә. Финанс операциясеннән соң ир-атлар алдау корбаннары булганнарын аңлаган: нәтиҗәдә зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать иткән.
Хәзерге вакытта алар тарафыннан булган хәлне билгеләүгә һәм җинаять кылуда катнашы булган кешеләрне эзләүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы үткәрелә.
Кисәтү: таныш булмаган кешеләргә телефон аша хәтта “әйе” һәм “раслыйм” (подтверждаю) сүзләрен әйтү куркыныч, дип сөйләгән РИА Новостига Дәүләт Думасы депутаты Антон Немкин. Мошенниклар финанс операцияләрен раслау яки килешүләр төзү өчен тавышыгызны яздырып алырга мөмкин. Немкин сүзләренчә, тавыш аудиоязмасын кулланып алдау белән бәйле куркынычларны киметергә мөмкин. Моның өчен банктагы исәп-хисап счеты белән операцияләр буенча смс-хәбәр итүне тоташтырырга кирәк. “Ниндидер шик булган очракта сез банк белән тиз арада элемтәгә керә аласыз һәм янаган куркыныч турында хәбәр итә аласыз” - дип аңлаткан депутат.