Россия Федерациясе мөсел-маннарының Үзәк диния нәзарәте исеменнән, шәхсән үз тарафымнан сезне барчагызны да Гайдәл-Фитр Ураза бәйрәме уңаеннан ихлас күңелемнән тәбрик итәм!
Аллаһы Тәгалә шушы Рамазан шәриф - мәгъфирәт ае буе бөтен кылган изге гамәлләребезне кабул әйләсен! Дөнья хәятендә кылган хата-кимчелекләребезнең, гөнаһларыбызның гафу ителүенә сәбәп кылсын! Дөньяви, ахирәви морадларыбызга ирешергә насыйп итсен!
Мөхтәрәм Президентыбыз Владимир Владимирович Путин үзенең фәрманы белән 2025 елны Ватан саклаучылары һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын дәүләт күләмендә рәсми рәвештә биек дәрәжәдә тантаналар һәм чаралар белән бәйрәм итү турында иглан итте. Без - Россия дәүләте мөселманнары бу чараларны, тантаналарны әзерләүдә дәүләт әгъзаларына ярдәм итүдә булыйк. Дөньяда яшүче Бөек Ватан сугышы ветераннарыбызга һәм махсус хәрби операция баһадирларыбыга исәнлек-саулык телибез! Сугыш мәйданнарында илебез мөстәкыйль булсын, халкыбыз азат булсын дип үзләренең җаннарын сакламый корбан иткән дин кардәшләребезгә ахирәттә бөек җәннәт түрләре, дөньяда мәңгелек дан!
Без - мөселман өммәте милләткә һәм дингә карамый сугышта вафат булган ватандашларыбызның гаилә әһелләренә - тол хатын-кызларга, ятим балаларга, бердәнбер ир баласын сугышта югалткан ата-аналарга даими рәвештә ярдәм итүдә булыйк.
Шушы Рамазан шәриф аенда махсус хәрби операциягә сәда-калары белән ярдәм иткән олы җанлы дин кардәшләребезгә зур рәхмәтләребезне һәм ихтира-мыбызны белдерәбез!
Бәйрәмебез мөбарәк булсын, җир йөзендә төрле-төрле халыкара фетнәләрне, таркалашуларны, бөтен сугышларны Аллаһы Раббыбыз юкка чыгарсын! Киләчәктә ил-көннәребездә тынычлык һәм иминлек булсын!

Рафаэль-хазрат  МАНЮРОВ,
Мордовия Республикасында Россия Федерациясе мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте тулы
хокуклы вәкиле