Митрялда Халыкара урман көнен үткәрделәр
Ел саен 21 мартта Темников районы Митрялы авылы китапханәсе заведующие Венера Рәшит кызы Ялышева Россиядә һәм башка илләрдә планетабызның саклауга багышланган Халыкара урманнар көнен билгеләп үтә.
Быел да бу көнгә багышлап китапханәдә яшь укучылар өчен «Урман сукмаклары буйлап сәяхәт» дигән танып-белү чарасын Венера Рәшит кызы үткәрде. Китапханәче балаларга урманнарны саклауның мөһимлеге һәм аннан акыллы файдалануның зарурлыгы турында сөйләде.
Чөнки урман - күп кенә хайваннар һәм кошлар өчен йорт ул, һәм урманны уйламыйча юкка чыгару планетабызның климатында төзәтеп булмаслык үзгәрешләргә китерергә мөмкин.
Чара уен-сәяхәт формасында узган, анда балаларга сорауларга җавап бирергә һәм биремнәрне түбәндәге сукмаклар аша үтәргә кирәк булган: «Агачны танып бел», «Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясында», «Экологик светофор», «Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре». Биредә катнашучылар күп кенә яңа һәм кызыклы нәрсәләр белгәннәр, табигатьне сакларга һәм аңа сак карарга тиешлегенә тагын бер кат инандылар, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, дару үләннәре һәм гөмбәләр турында искә төшергәннәр.