Укытучы - олы исем
Укытучы - авыр, катлаулы, кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл, һөнәрләрнең берсе. Укытучы һөнәре - чын мәгънәсендә барлык һөнәрләрнең анасы. Шуңа күрә бу һөнәрне сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Шулай сүзебез Кадошкино районы Латышовка урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты буенча киләчәк буынга белем бирүче Светлана Равил кызы Поташова турында. Ул үзенең чын укытучы исемен чираттагы тапкыр дәлилли.
Мордовия республикасында гына түгел, еш кына Татарстанда оеш-тырылган чараларда укучылары, укытучы үзе лаеклы беренче, яки призлы урыннар яулыйлар. Быел әлеге укытучының укучылары татар теле һәм татар әдәбияты буенча регионара олимпиадасында алдынгылар булса, үзе - Казанда татар теле укытучылары өчен махсус оештырылган Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрнең берсе нәкъ Кадошкино районы Латышовка урта мәктәбе укытучысы Светлана Равил кызы Поташова булды. Аның уңышлы катнашуы мәктәбе өчен дә, Мордовиянең, Татарстанның бөтен мәгариф системасы өчен дә мөһим вакыйгага әйләнгән.
Светлана Равил кызы конкурста укучыларга белем биреп кенә калмыйча, туган телне өйрәнүгә кызыксыну уятучы инновацион укыту методикаларын кулланучыларның берсе буларак педагогик тәҗрибәсе белән чыгыш ясаган. Ул заманча технологияләр һәм интерактив методлар кертеп белем бирү процессын мәгълүмати гына түгел, мавыктыргыч та итә. Аның сыйныфында дәресләр иҗат һәм хезмәттәшлек атмосферасында уза; һәр укучы үзен уртак эшнең бер өлеше итеп хис итә. Светлана Равил кызы карашының тагын бер мөһим өлеше - татар теленең мәдәни аспектларын белем бирү процессына интеграцияләү. Ул дәресләрендә фольклор, музыка һәм традицияләрне куллана, бу исә укучыларга үз үзенчәлекләрен тирәнрәк аңларга һәм тоярга мөмкинлек бирә.
Светлана Равил кызын Мордовия укытучылары яхшы белә: семинарларда һәм мастер-классларда актив катнашып килә, анда үзенең казанышлары һәм педагогик алымнары белән уртаклаша. Ул фикердәшләр бергәлеген бул-дырырга омтыла, анда укытучылар бер-берсен яңа казанышларга ил-һамландыра һәм файдалы идеяләр белән алмаша ала. Бу педагогларның индивидуаль үсеше өчен генә түгел, ә мәгариф файдасына эшләүче барлык педагогик бергәлекне ныгыту өчен дә мөһим.
Шулай итеп, Светлана Равил кызы Поташованың конкурста җиңүе эшенең әһәмиятен һәм татар теле, әдәбияты һәм мәдәнияте үсешенә керткән өлешен ассызыклый. Без аның кебек педагоглар белән горурланырга тиешбез, алар, заман таләпләренә карамастан, яңа буынны туган телне өйрәнүгә рухландыруны һәм дәртләндерүне дәвам итәләр. Шундый укытучыларыбыз булуы татар телен югалтмауга алып бара һәм укытучы – олы исем икәнлеген дәлилли.
Наилә НАСЫРОВА