Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Бүгенге көн укытучылары педагогик традицияләргә нигезләнеп, яңа алымнар кулланып яшь буынны туган телебезгә өйрәтә. «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесендә катнашкан туган тел укытучыларыбыз әнә шундыйлардан. Бәйгедә Татарстан укытучылары белән бергә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән мөгаллимнәр дә көч сынашты.
«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең җиңүчеләре арасында «Һөнәргә тугрылык» номинациясендә» Мордовия Республикасының Черемиш төп белем бирү мәктәбе татар теле укытучысы Боярова Фазия Фярит кызы яулады (рәсемдә уртада).
«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы - 2023» Бөтенроссия һөнәри бәйгесендә Россиянең 12 төбәгеннән 12 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнаша. Бәйге 22-24 нче март көннәрендә «Адымнар - Казан» күптелле мәктәбендә уза. Конкурсантлар өч көн дәвамында дәрес, сыйныф сәгате, мастер класс, методик остаханәләр күрсатеп көч сынашканнар.
«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы»ның соңгы турына узган 6 укытучы «Ел укытучысына сорау» дип аталган пресс-конференциядә катнашканнар. Пресс-конференция Мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Хадиуллинның соравына җавап бирүдән башланган. Укытучыларга сорау ата-аналар, укучылар, журналистлардан да яңгыраган, чит төбәк вәкилләреннән видеосораулар да булган.