Светлана Абаева: «Мин эшләргә яратам, иҗат итәм!»
Безнең героебыз үз гомерен педагогик хезмәткә багышлый. Педагог һәм остаз елында укытучылар турында күбрәк сөйләп, күбрәк рәхмәтләребезне белдерик. Шул максат белән язылды бу язмам.
Газетабыз битләрендә үсеп килүче буынга белем, тәҗрибә, көч, җан җылысы биргән кешеләр турында еш язабыз. Безнең язма геройлары Мордовиядә туган һәм үскән. Кече Ватанында хезмәт иткән бер чын патриот, бик тыйнак, гадел, ярдәмчел, туган ягын фидакарьләрчә яратучыларның берсе – Светлана Шамиль кызы Абаева. Бу гаҗәеп хатын-кыз турында һаман яхшы сүзләр генә язасы килә. Ул искиткеч укытучы гына түгел, ә искиткеч әни, ачык йөзле хуҗабикә, чын дус та.
Светланага үзенең балачагы һәм әти - әнисе турында сөйләвен сорагач, ул һәрвакыт әти-әнисе - Асма Исмәгыйль кызы белән Шамиль Ибраһим улы Абаевлар, дип горурланып әйтә. «Әти-әнием - гади авыл кешеләре, элеккечә әйткәндә - колхозчылар. Шунысы гаҗәп, әни белән әти дә 9 сыйныфны гына тәмамлаган. Әмма алар, өлкән Саҗидә апам белән миңа лаеклы белем алу өчен, әтием әйткәнчә «кеше булу» өчен, барысын да эшләделәр. Ә балачагым минем меңнәрчә яшьтәшләремнең төсле. Әмма бу минем өчен бәхетле еллар иде», - ди С.Ш.Абаева.
Утыз тугыз ел тула аның педагогик стажына. 1984 елда Большие Поляны урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул үзенең һөнәри юлын өлкән пионервожатый вазыйфасында туган мәктәбендә башлый. Светлана Шамиль кызы һәрвакыт иҗтимагый эш белән шөгыльләнә, авылда бер генә әһәмиятле чара да аның актив катнашыннан башка узмый. Ә Кадошкино районы Большие Поляны балаларының ничә буынына ул татар теле һәм татар әдәбиятына, рус теле һәм әдәбиятына мәхәббәт тәрбияли, пионер чорындагы күпме малай һәм кызларга кызыклы вакыйгаларга бай тормыш юлламасы бирә; аларның остазы була. Мәктәптә эшне яратып, бөтен көчен биреп башкара ул.
Светлана Шамиль кызы М.Е.Евсевьев исемендәге МГПИның филология факультетына укып, 1990 елда рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге дипломын ала. Эшендә ул балаларны үзенә җәлеп итәргә, аларны кызыксындырырга, теге яки бу темага карата кызыксыну уятырга тырыша, эшне зур энтузиазм белән башкара. Шул вакыттан бирле күп еллар узды, әмма С.Ш.Абаева үз үрнәгендә аңа булачак һөнәр сайлауда булышкан кешеләрне рәхмәт сүзләре белән искә ала. «Минем мәктәп еллары якты, бай булды, чөнки мин активист. Һәрвакыт мәктәп вакыйгаларының үзәгендә булдым. Ә минем нинди укытучыларым бар иде! Рус теле һәм әдәбиятын сыйныф җитәкчесе Сәгыйдә Әхмәт кызы Ляпина алып барды. Математика - Ходайдан килгән педагог, энциклопедик белемле укытучы Сания Мөхәммәтҗан кызы Капкаева белем бирде. Алар, үзләре дә сизмичә, булачак педагогик һөнәремә нигез салдылар, остазларым булдылар», - дип искә ала Светлана Шамиль кызы.
С.Ш.Абаева, актив педагог буларак, район һәм республика конкурсларында бик теләп катнашты. Нәтиҗәләр дә озак көттермәде - 1996 ел «Ел укытучысы» республика конкурсында өченче урын, 1998 елда – беренче урын. Ул конкурс турында шигырьләр дә (1998 елда) иҗат иткән.
Аның сүзләренә караганда, яңа эштә беренче адымнар ясарга менә дигән остазлар, дуслары булышкан. Укытучы хәзер дә һәр дәресне, аның планын җентекләп уйлый, укучыларга дәреслекләрдә кыскартылган әсәрләрне тулысынча укырга киңәш итә, классикага мәхәббәт тәрбияли, җавап вакытында укучы тулысынча ачылып, үз фикерен әйтә алсын өчен тырыша. Светлана Шамиль кызының белем бирә торган әдәбият һәм тел дәресләре бер сулышта уза: кызыклы һәм мавыктыргыч.
2007-2013 елларда Светлана Абаева Большие Поляны урта мәктәбе директоры була. «Миңа иҗади укытучылар коллективында эшләргә насыйп булды. Мин, хезмәттәшләрем, безнең укучыларыбыз район, күп кенә республика, ә кайвакыт бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда, проектларда еш катнашып кына калмыйча, нәтиҗәләргә ирештек. Моны хәзер дә эшлибез».
2012 елдан бүгенге көнгә кадәр С.Ш.Абаева - Большие Поляны төп мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Аның укучылары рус әдәбияты һәм рус теле буенча олимпиадаларның муниципаль турларында призлы урыннар яулыйлар; район, республика, бөтенроссия конкурсларында берничә тапкыр җиңүчеләр һәм призерлар булалар. Ул «Мәктәп патенты» халык-ара конкурсында берничә җиңүчене әзерләде. Тырыш хезмәте аның лаеклы олы бүләкләр белән бәяләнде.
Педагог үз тәҗрибәсе, белемнәре белән мәктәп, район укытучылары белән уртаклаша. Аның район семинарларында рус теле һәм әдәбияты укытучылары, педагогик советларда чыгыш ясавы шул турыда сөйли.
С.Ш.Абаева - иҗат кешесе. Ул матур шигырьләр яза. Районы һәм республика «Юлдаш» газетабыз белән актив хезмәттәшлек итә. Аның басмалары бик кызыклы портфолионы тәшкил итә. Язма героебыз кызы өчен бишек җырын 2004 елда туган Катюшага багышлап язган. Тәрбиягә алган кыз өчен ул әни булды һәм хәзер аннан башка үз тормышын күз алдына да китерә алмый. Катюша - аның шатлыгы, өмете. Бүгенге материалыбызның героинясы җыр һәрвакыт яшәргә һәм иҗат итәргә булышты, ди. Светлана Шамиль кызы күп еллар рәттән, нигездә Большие Поляны мәктәбе педагогларыннан торган «Дуслык» татар җыры ансамблендә актив катнашкан.
С.Ш.Абаева - киң күңелле кеше. Ярдәмгә килергә, ярдәм итәргә, тыңларга әзер. Аны хезмәттәшләре, укучылары кадерли, хөрмәт итә, яраталар, киңәш сорап ата-аналар еш мөрәҗәгать итә. Эштән соң аны өй эшләре һәм мәшәкатьләре көтә. Алар һәр хатын-кызның да аз түгел, ә авылда яшәүчеләрнең бигърәк тә. Иң яраткан эшләрнең берсе - теплицада яшелчә үстерү. Күп хуҗабикәләр кебек үк, Светлана Шамиловна да тәмле итеп татар халык ашларын пешерергә ярата.
Светлана Шамиль кызы яңа планнар, бурычлар, максатлар белән яши. Нәрсә дә булса яңаны эшлисе, уй-ниятләрен тормышка ашырасы килә аның. Яшәргә, иҗат итәргә ярата һәм моңа ирешә!
Наилә НАСЫРОВА