Авылда ләкләк – җирдә тынычлык
Ләкләк – аист. Ун ел рәттән һәр яз саен Красная Слобода районы Новая Карьга халкы иң шатлыклы яңалык белән уртаклаша: авылда ләкләк – җирдә тынычлык. Бу турыда район газетасы (фото газета сайтыннан алынды) яза.
Ләкләк кышлаудан безнең якларга кайту яз башлану билгесе.
Килеп җитүгә алар авыл үзәгендәге зур су башнясы түбәсенә, урманнарга һәм сазлыкларга, елга үзәннәренә урнашалар. Күз артындагыларын күреп булмый, ә авыл су башнясын-дагын барлык халык күзәтә: башта ата кош очып килә, ул көн саен зур оя кора, ә ике атнадан ана кош очып килә. Гармонияле гаиләдә кошчыклар туа. Узган ел бәхет китерә торган кошчык дүртәү туган дип сөйли авыл халкы, ә быелгысы – табигать кулында.