“Юлдаш” газетасында, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80-еллык бәйрәменә әзерләнгәндә, якташ батырларыбыз турында сүз алып барабыз. Чираттагы язмабыз.
Паспортында язылганча Мещеров Джиган Хакимович (Ельниковский район, Акчеево, 1924-1980), 1942 елның августында Приморье краеның Артём РВКсыннан чакырыла; өйрәнү полкында артиллерия разведчигы була. 1942 елның декабреннән 1943 елның февраленә кадәр 214 миномет полкы командиры, 1943 елның февраленнән 1946 елның декабренә кадәр 120 мм миномет командиры һәм 239 дивизионы разведчигы булып хезмәт итә.
Җиһан Хәким улы 1943 елның апреленнән Волхов, 1943 елның июленнән Брянск, 1943-1945 елның июленнән Воронеж һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында сугышкан. Курск дугасындагы сугышларда, Днепрны кичүдә, Киевны, Житомирны, Львовны азат итүдә катнаша. 1944 елның 8 сентябрь - 28 октябрендә 1 нче УкрФ гаскәрләре Карпат-Дуклин операциясен үткәрәләр. Анда күрсәткән батырлыгы өчен Мещеров «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Җиденче сентябрьдә разведкада сугышып батырлык күрсәтә: 4 пулемет ноктасы, бер 75 мм орудие һәм дошманның взводына кадәр пехота тупланышы табыла. Аның координаталары буенча дивизия аларны юк итә. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләүгә Җиһан Хәким улы 1944 елның 1 ноябрендә тәкъдим ителә. Бүләкләү кәгазеннән: «Карпат өчен барган сугышларда 535 биеклек тирәсендәге күзәтү вакытында 8 ут ноктасын, шул исәптән 175 мм батарея, бер 105 мм батарея, 4 станоклы пулеметны ачыклаган. Нокталар укчы частьларга биеккә һөҗүм итәргә мөмкинлек бирмәгән. Ләкин Җиһан Хәким улы Мещеров, югарыда күрсәтелгән ут нокталарын ачыклап, батареяларга хәбәр итә һәм алар ут ачалар; дошман нокталары юк ителә».
Беренче УкрФ гаскәрләре Берлин һәм Прага операцияләрендә катнаша. Сержант Мещеров «Берлинны алган өчен», «Праганы азат иткән өчен» медальләре белән бүләкләнгән.
Сугышта егетләр бик тиз олыгая һәм чыныга. 21 яшьлек сержант Мещеров биш сугышчан бүләк: орден һәм дүрт медаль белән бүләкләнә. Ә солдат бәхете дошманга каршы сугышкан барлык сугышларда да аны ташламаган: бер генә яра да, контузия дә алмыйча Җиңүне каршылый безнең якташыбыз.
Сугыштан соңгы елларда Җиһан Хәким улы Мещеров туып үскән Күгешендә - Акчеевосында яшәгән һәм бакыйлыкка күчкән.

Мәгълумат Ельники музее сайтыннан алынды