Ләмберәдә тантаналы чара үткән
Район пенсия һәм социаль иминият бүлегенең конференц-залында Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чара узган. Чарада Сәйдә Билял кызы Сяфуковага, София Исхак кызы Егорчиковага, Альфред Каюм улы Танеевка, Камиль Али улы Нугаевка, Анна Фроловна Полбинага «Сугыш балалары» медальләре тапшырганнар.
Алар сугышны төрле яшьтә каршылыйлар. Ветераннар үзләренең авыр чор, сугыш елларына туры килгән балачак хатирәләре белән «Казачок» дружинасында катнашучылар белән уртаклашканнар, үз тормышлары, туганнары һәм якыннары, сугыштан соңгы чор турында сөйләгәннәр. Ә балалар - Чичеватова Виктория, Дарья Нугаева, Айша Халикова, Таратынова Юлия үз чиратларында аларга музыкаль номерлар һәм шигырьләр бүләк иткәннәр, «Ка-зачок» эзләнү-патриотик дружинасы «Катюша» җырын башкарган.