23 апрельдә беренчеләрдән булып «Движение Первых» хәрәкәтенең беренчел бүлеге активистлары, Темников медицина колледжы студентлары 1934 елда туган һәм «Сугыш балалары» категориясенә караган Садия Зәки кызы Поздняковада булдылар.
Садия Зәки кызы, олы яшьтә булуына карамастан, кунакларына Бөек Ватан сугышы еллары бүген булган төсле, ачлык, йөрәкне өздергеч салкын һәм курку белән очрашырга туры килгән авыр еллар турында җанлы һәм эмоциональ рәвештә сөйләде.

Студентлар игътибар белән тыңладылар, һәр сүзне уртаклаштылар. Алар сугыш чоры балалары кичергән авыртуны һәм мәхрүмлекләрне тоя алдылар. Бигрәк тә әтисенең фронттан кайтуы күңелне нечкәртерлек иде. Садия Зәки кызы бу көнне вактөяккә хәтле хәтерли: ничек итеп ул әтисен каршыларга йөгергән, ничек итеп аны кочаклап алган һәм җибәрә алмаган... 
Бу очрашу студентлар өчен тарих һәм ватанпәрвәрлек дәресе булды: алар тере тарихка кагыла алдылар.