Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты үзенең оешкан көненнән башлап, ягъни 84 ел дәвамында татар халкының рухи һәм милли-мәдәни мирасын барлау, туплау, өйрәнү белән шөгыльләнә. Институтның Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә Мордовия өлкәсенә караган фольклор материаллары саклана. Алар, нигездә, фәнни экспедиция вакытында шул төбәктә гомер итүче халыктан җыелган. Мордовия төбәгенең татарлар яшәгән авылларына Институтның иң беренче фольклор экспедициясе 1957 елның 31 июленнән алып 1 сентябренә кадәр танылган фольклорчы галим, филология фәннәре докторы Хәмит Ярми җитәкчелегендә оештырыла. Экспедиция эшендә дүрт фольклорчы катнаша. Алар ике төркемгә бүленеп эшлиләр. Беренче төркем галимнәре Х.Ярми (җитәкче) һәм Х.Гатина Ләмбрә районы Ләмбрә, Таласлау, Пензятка, Свәрби, Тат.Тавла, Аксеново, Кадошкин районы Иса (Б.Поляна), Латыш, Рузаевка районы Үгенә, Тат.Пешлә авылларын өйрәнәләр. Икенче төркем– И.Надиров (отряд җитәкчесе) һәм Р.Кәримов Пурдошан районы Кадеш, Вачи (Вачеевка), Лобановка, Митрял, Темников районы Олы Карай, Тархан, Атюрьево районы Түбән Пешлә, Олы Кыштыру, Торбеево районы Сыркыды (Сургодь) авылларында тикшеренүләр уздыралар. Барлыгы 7 районның 19 татар авылында булалар. Аларның экспедиция хисапларына күз салсак, түбәндәгеләрне күрәбез: 9 әкият, 29 бәет, 3923 җыр, 296 сюжетлы җыр, 7 уен җыры, 8 сөйләк, истәлек, авыл тарихына караган риваять, 1 легенда, 84 мәкаль һәм әйтем, 11 табышмак кебек халык иҗаты жанрларына караган үрнәкләр язып алып кайталар. Шулай итеп, Институт хезмәткәрләре фән өчен бик кыйммәтле халык иҗаты материалларын бөртекләп җыеп йөриләр һәм аларга ярдәм иткән кешеләрнең исемнәре теркәлеп куелган.
Мордовия татарларының сөйләшләрен өйрәнер өчен Институтның телчедиалектологлары да әлеге төбәккә берничә тапкыр экспедициягә чыгалар. Татар сөйләшләре Атласына күз салсак, Темников районы Тәви (1956), Митрял, Адай (1956, 1979), Тархан (1956), Ельников районы Яңа Кадеш (1956), Краснослободский районы Черный (1956), Атюрьево районы Түбән Пешли (1956), Виләзмә (1956, 1970), Яңа Аллагол (1970), Торбеево районы Йөнә (Татар.Юнки, 1970), Сыркыды (1956), Рузаевка районы Пешлә (1957), Ләмбрә районы Сырка, Азёрка, Ләмбрә, Пензятка (1957), Ромоданово районы Тавла (1957), Дубенка районы Ламат (1969), Зубово-Поляна районы Горенка (1970), Искил (Татар Лундан, 1959), Инсар районы Иса (1970), Латыш, Яндовище (1967), Рузаевка районы Шебдас, Үгенә (1967), Кочкур районы Татар Ымызы (1969) авыллары тикшерелә.
Мордовия төбәгендә тупланылган материаллар галимнәрнең монографик хезмәтләрендә, җыентыкларда һәм татар халык сөйләшләренең атласында урын ала.
2023 елның 19 июненнән алып 30 июненә кадәр Мордовия өлкәсенә институтның берничә өлкәгә кагылышлы тикшеренүләрне максат итеп куйган комплекслы фәнни экспедициясе оештырыла. Фольклорчылар И.Ямалтдинов (экспедиция  җитәкчесе),  Р.Сафиуллина халык авыз иҗатын, тел белгече А.К.Булатова тел үзенчәлекләрен, сәнгать белгече Л.М.Шкляева музейларны, осталарны һәм аларның кул эшләрен, музыка белгече Г.Г.Гилемьянова халык музыкасын һәм уен коралларын, археограф Л.Ш.Гарипова борынгы китапларны, китап культурасын, эпиграфика буенча белгеч В.М.Усманов кабер ташьязмаларын өйрәнде. Галимнәр Ләмбрә районы Ләмбрә, Чирмиш/Таласлау, Пензятка, Ширбак, Нәсәпә, Свәрби, Кырви, Шувалово, Хаджи, Сырка, Тавла, Аксюн, Инят/Пунят, Ромоданово районы Ләбәжә һәм Азерка  – барлыгы 15 татар авылларында тикшеренүләр уздырды.  
2024 елның 27 маеннан 7 июненә кадәр ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов  исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының комплекслы экспедициясе Мордовия Республикасы Дубенки, Кочкурово, Рузаевка, Инсар, Кадошкин, Торбеево, Ковылкин, Зубова Поляна районнарының татар авылларында эшләде. Экспедиция җитәкчесе, фольклорчы Илмир Ямалтдинов, фольклорчы Рузия Сафиуллина, тел белгече Әлфия Булатова, музыка белгече Гөлназ Гыйлемьянова, археограф Ләйлә Гарипова, сәнгать белгече Людмила Шкляева, эпиграфика белгече Венер Усманов составындагы галимнәр төркеме 16 торак пунктта (Дубенки районының Ламат, Кочкурово районының Татар Ымызы, Рузаевка районының Татар Пешләсе, Татар Шебдасы (Субдач), Өрләдем, Үгенә, Инсар районының Яндавище, Кадошкин районының Иса, Потьма, Латыш, Ковылкин районының Иске Аллагол (Искил), Торбеево районының Йөнә, Сыркыды, Зубова Поляна районының Горенка, Татар Искиле, Чатока авыллары) эш алып барды. Кыр тикшеренүләре барышында галимнәр татар халкының милли-мәдәни мирасын өйрәнделәр, аның авыз иҗаты, теле, сәнгате, музыкасы, археографиясе, эпиграфикасы, шулай ук традицион мәдәнияте буенча бай материал тупладылар.
2025 елның 26 маеннан янәдән Мордовия төбәгенә юлга чыгарга ниятлибез. Өлкәнең, мөмкин булган кадәр, Темников (27-30 май), Атюрьево (31 май – 2 июнь), Ельники (3-5 июнь) районнарының татар авылларында экспедиция барлыгы 10-12 көн булачак. Аның составында татар халык иҗатын өйрәнүче фольклорчы, сөйләшләрне өйрәнүче телче-диалектолог, борынгы, иске китапларны өйрәнүче археограф, борынгы кабер ташлары язмаларын өйрәнүче эпиграфика белгече, осталарны һәм аларның кул эшләрен өйрәнүче сәнгатьче, көй-музыка белән башкарыла торган әсәрләрне һәм уен коралларын өйрәнүче музыкаль фольклор белгече эшләячәк.
Галимнәрнең килүе турында алдан хәбәр итүнең максаты шул: халкыбызның рухи җәүһәрләрен туплау эшенә хәленнән килгән кадәр һәркем өлеш кертә ала.
Хөрмәтле милләттәшләр! Сезгә үтенечебез бар: галимнәр белән аралашыр өчен вакытыгызны кызганмыйча, хәтерегездә калган халык иҗаты әсәрләрен, йолаларны, көйләрне, әби-бабалардан калган, сандык төпләрендә ята торган гарәп язулы кулъязмаларны, иске китапларны, милли бизәкле сөлгеләрне һәм төрле кул эшләре әйберләрен, гомумән, татар халкының мирасына кагылышлы ядкарьләрне барласагыз иде. Без аларны язып яисә төшереп алырбыз. Сезнең ярдәмегез белән тарихыбыз, мирасыбыз тулылана, мәдәниятебез байый. Мордовия өлкәсенең гап-гади кешеләреннән – татар халкы вәкилләреннән экспедиция әгъзалары тарафыннан җыелган материаллар якын арада фәнни-популяр китап булып дөнья күрәчәк дип көтелә. Тиздән очрашканга кадәр!

Ильмир ЯМАЛТДИНОВ,
филология фәннәре кандидаты,
экспедиция җитәкчесе