13 майда Түбән Новгород өлкәсе Краснооктябрьск округының Большерыбушкинский урта мәктәбендә гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында татар телендә «И туган тел, и матур тел» IV төбәкара иҗат конкурсы узды.
Конкурста Россиянең 12 субъектыннан белем бирүнең этномәдәни (татар) компоненты булган мәктәп укучылары катнашкан. Шул исәптән, Мордовияне Ләмберә районы Кривозерье урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Луиза Низаметдин кызы Смакаева, 8 класс укучысы Алина Манеева белән Черемиш төп мәктәбе укытучысы Фазия Фәрит кызы Боярова, 6 класс укучысы Карина Аббясова тәгъдим иттеләр. Әйтеп китәргә кирәк, Фазия Фәрит кызы Боярова дурт ел үткәрелеп килгән төбәкара конкурсының өчесендә катнашкан. Исегезгә төшерәм, Икенче төбәкара иҗат конкурсында икенче лаеклы урынны Татар Тавла төп мәктәбе укучысы Муртазина Карина яулаган иде. Быел да, башка еллардагы ярышларда төсле, зурлап укучыларга - катнашучы сертификатлары, укытучыларга– Рәхмәт хатлары белән бергә истәлекле микрофонлы колонкалар белән бүләкләгәннәр. Ә Конкурс Түбән Новгород өлкәсе мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Краснооктябрьск муниципаль округы хакимиятенең мәгариф һәм яшьләр эшләре комитеты белән берлектә оештырыла, ә быелгысы 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында үткәрелгән.
Конкурның максаты - рухи мәдәниятне, патриотик тәрбияне, шулай ук сөйләм үсешен һәм нәфис сүзгә кызыксыну формалаштыру, сүзнең шигъри матурлыгын һәм сәнгатьлелеген тоя белүне үстерү.
Укучылар өч номинациядә көч сынаштылар: нәфис уку, татар телендә җырларны ялгыз башкару һәм халык биюләре. Тамашачылар матур чыгышлардан, шигъри әсәрләрне тирән эчтәлекле укудан, патриотик җырлардан, дәртле татар биюләреннән ләззәт алганнар. Чара милли мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткән.