Ломат музеена кунаклар килгән
Дубенка районы Ломаты авылының туган якны өйрәнү музееның килүчеләр өчен ишекләре һәрвакыт ачык.
Сигезенче январьда музейга Кемерово өлкәсе Новокузнецк һәм Владимир өлкәсе Камешково шәһәрләреннән авылдашлар һәм кунаклар килгән. Яңа экспонатлар, документлар белән Новокузнецк шәһәреннән килгән Фаизә Айса кызы Ашированы, Камешково шәһәреннән Руфа Айса кызы Хусаинованы, Ломаттан Тәнзилә Айса кызы Пикеева белән Нәсимә Насрулла кызы Рахметуллованы музей җитәкчесе Мәзидә Якуб кызы Муракаева таныштырган.
Бергә авыл тарихын, халкын искә алганнар, булган экспонатларны кулланып мичтә аш пешерүне, йон эрләүне искә төшергәннәр. Татарларга хас кунакчыллык традициясе буенча, милли камыр ризыклары белән чәй эчкәннәр.
Фаизә Айса кызы Аширова музейда алган җылы кичерешләре турында:
- Мин тагы Ломатта, биредә булуыма бик-бик шат. Авылыбызның «Чишмә» ансамбленә Расих кардәшебез җибәргән гармунны бүләккә тапшырдым.
Ломаты авылының туган якны өйрәнү музейда мин. Биредә аура әйбәт, тарих исләре аңкып тора. Әти-әниләребез мирасын саклап яңадан-яңа экспонатлар, материаллар белән җиһазландырып торган Мәзидә белән Рафикка зур-зур рәхмәтләремне белдерәм. Якуб кызы Мәзидә үз урынында - әйбәт эшли, музейны баетып яңадан-яңа тарихи материаллар туплый, эчтәлекле экскурсияләр алып бара. Ломат халкым да музей белән горурлансыннар иде, чөнки биредә әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез истәлекләре.
Җылы очрашу-экскурсия Ломатның Семипалата урамындагы Анвяр Айса улы Аширов йорты янында дәвам иткән. Шул урында Анвяр Айса улын җылы искә алып, авылдашлары турында ул да кайгыртучанлык белдереп онытмыйча алар өчен «Юлдаш» газетасын яңа 2025 елның ярты еллыгына яздырткан өчен рәхмәтләрен белдерделәр.
Киләчәк буынга борынгы бабаларыбыз калдырган мирасны тукми-чәчми җиткерергә тырыша Дубенка районы Ломаты авылы халкы. Вакыт ул бик тиз уза. Киләчәк буынга калдырасы мирасыбыз турында уйлыйк! Милли мәдәнияте, теле, сәнгате, гореф-гадәтләре, риваятьләре, дине яшәгәндә халык та яши.
Наилә НАСЫРОВА