Республикабыз мәктәпләрендә, шул исәптән татар мәктәпләрендә дә, 9нчы, 11нче сыйныфларны тәмамлаган 10 меңгә якын укучы өчен тантаналы линейкалар, традицион концертлар һәм башка төрле чаралар узды. 
Чыгарылыш сыйныф укучыларын Мордовия Республикасы Главасы Артём Алексеевич Здунов болай котлады:
- Кадерле чыгарылыш укучылары! 
Сезне һәр кеше тормышындагы мөһим һәм дулкынландыргыч вакыйга - мәктәп юлын тәмамлау белән котлыйм! Бүген сез мөмкинлекләр белән тулы яңа мавыктыргыч этап бусагасында басып торасыз. Сезнең алда барлык ишекләр дә ачык. Максатлар куегыз һәм ышаныч белән аларга барыгыз. Исегездә тотыгыз, уңышка юл белем, хезмәт сөючәнлек һәм максатчанлык аша уза. 
Быел Мордовия мәктәпләренең тугызынчы һәм унберенче сыйныфларын тәмамлаган 10 меңнән артык кеше олы тормыш юлына басачак. Һәркемнең уникаль таланты һәм чиксез потенциалы бар. Аларны үз идеяләрегезне тормышка ашыру һәм киләчәк профессионаллары булу өчен кулланыгыз. Масштаблы хыялланырга курыкмагыз. 
Ватаныгыз белән горурланыгыз, аңа булган мәхәббәт сезне игелекле эшләргә рухландырсын. Сезне җылылык һәм сабырлык белән уңышка алып барган әти-әниләрегезгә, укытучыларыгызга һәм остазларыгызга аерым рәхмәт белдерәм. Аларның ярдәме белән сез бу авыр, кайчак чәнечкеле юлны үтә алдыгыз. Алар сезгә батырлык һәм ватанпәрвәрлек дәресләре бирделәр, традицияләребезгә һәм кыйммәтләребезгә хөрмәт тәрбиялә-деләр. Аларның мәхәббәте һәм игътибары озак еллар сезнең өчен көч һәм илһам чыганагы булып калачак. Сезгә имтиханнарда уңышлар, үз көчегезгә ышаныч, яңа белемнәргә һәм казанышларга даими омтылыш телим! Тормыш юлыгыз якты, киләчәгегез шатлыклы булсын! 
Чыгарылыш сыйныф укучыларын укытучылары, ата-аналары, киң җәмгыять вәкилләре котлап, Мордовиянең, Россияның үсеше сезнең белемегезгә бәйле булачак икәнен әйттеләр, кече Ватаннарына тугры гражданнары булачакларына, мәктәпләрен, укытучыларын онытмаячакларына ышанычларын белдерделәр.