Мордовия төбәгендә - Казан галимнәре
Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты үзенең оешкан көненнән башлап, ягъни 84 ел дәвамында татар халкының рухи һәм милли-мәдәни мирасын барлау, туплау, өйрәнү белән шөгыльләнә. Институтның Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә Мордовия өлкәсенә караган фольклор материаллары саклана. Алар, нигездә, фәнни экспедиция вакытында шул төбәктә гомер итүче халыктан җыелган.
Мордовия төбәгенең татарлар яшәгән авылларына Институтның иң беренче фольклор экспедициясе 1957 елның 31 июленнән алып 1 сентябренә кадәр танылган фольклорчы галим филология фәннәре докторы Хәмит Ярми җитәкчелегендә оештырыла.
Экспедиция эшендә дүрт фольклорчы катнаша. Алар ике төркемгә бүленеп эшлиләр. Беренче төркем галимнәре Х.Ярми (җитәкче) һәм Х.Гатина Ләмбрә районы Ләмбрә, Талаелау, Пензятка, Свәрби, Тат.Тавла, Аксеново, Кадошкин районы Иса (Б.Поляна), Латыш, Рузаевка районы Үгенә, Тат.Пешлә авылларын өйрәнәләр. Икенче төркем – И.Надиров (отряд җитәкчесе) һәм Р.Кәримов Пурдошан районы Кадыш, Вачеевка, Лобановка, Митрял, Темников районы Олы Карай, Тархан, Атюрьево районы Түбән Пешлә, Олы Кыштыру, Торбеево районы Сыркыды (Сургодь) авылларында тикшеренүләр уздыралар. Барлыгы 7 районның 19 татар авылында булалар. Аларның экспедиция хисапларына күз салсак, түбәндәгеләрне күрәбез: 9 әкият, 29 бәет, 3923 җыр, 296 сюжетлы җыр, 7 уен җыры, 8 сөйләк, истәлек, авыл тарихына караган риваять, 1 легенда, 84 мәкаль һәм әйтем, 11 табышмак кебек халык иҗаты жанрларына караган үрнәкләр язып алып кайталар. Шулай итеп, Институт хезмәткәрләре фән өчен бик кыйммәтле халык иҗаты материалларын бөртекләп җыеп йөриләр һәм аларга ярдәм иткән кешеләрнең исемнәре теркәлеп куелган.
Мордовия татарларының сөйлә-шләрен өйрәнер өчен Институтның телче-диалектологлары да әлеге төбәккә берничә тапкыр экспедициягә чыгалар. Татар сөйләшләре Атласына күз салсак, Темников районы Түви (1956), Митрял, Адай (1956, 1979), Тархан (1956), Ельников районы Яңа Кадыш (1956), Краснослободский районы Черный (1956), Атюрьево районы Түбән Пишли (1956), Виләзмә (1956, 1970), Еңа Аллагол (1970), Торбеево районы Янә (Татар.Юнки, 1970), Сыркыды (1956), Рузаевка районы Пешлә (1957), Ләмбрә районы Сырка, Азёрка, Ләмбрә, Пензятка (1957), Ромоданово районы Тавла (1957), Дубенка районы Ламат (1969), Зубово-Полянский районы Горенка (1970), Искил (Татар Лундан, 1959), Инсар районы Иса (1970), Латыш, Яндавище (1967), Рузаевка районы Шепбас, Үгенә (1967), Кочкур районы Татар Ымызы (1969) авыллары тикшерелә.
Мордовия төбәгендә тупланылган материаллар галимнәрнең монографик хезмәтләрендә, җыентыкларда һәм татар халык сөйләшләренең атласында урын ала.
Шулай итеп, узган гасырдан бирле диалектологик һәм фольклор материаллары җыю өчен галимнәрнең Мордовия Республикасына чыкканы булмаган. Шуңа күрә бу төбәккә берничә өлкәгә кагылышлы тикшеренүләрне максат итеп куйган комплекслы фәнни экспедициягә 2023 елның 19 июненнән юлга чыгарга ниятлибез. Өлкәнең, мөмкин булган кадәр, Ләмбрә һәм Ромоданово районнарының татар авылларында экспедиция барлыгы 10-12 көн булачак. Аның составында татар халык иҗатын өйрәнүче фольклорчы, сөйләшләрне өйрәнүче телче-диалектолог, борынгы, иске китапларны өйрәнүче археограф, борынгы каберташлары язмаларын өйрәнүче эпиграфика белгече, осталарны һәм аларның кул эшләрен өйрәнүче сәнгатьче, көй-музыка белән башкарыла торган әсәрләрне һәм уен коралларын өйрәнүче музыкаль фольклор белгече эшләячәк. Галимнәрнең килүе турында алдан хәбәр итүнең максаты шул: халкыбызның рухи җәүһәрләрен туплау эшенә хәленнән килгән кадәр һәркем өлеш кертә ала.
Хөрмәтле милләттәшләр! Сезгә үтенечебез бар: галимнәр белән аралашыр өчен вакытыгызны кызганмыйча, хәтерегездә калган халык иҗаты әсәрләрен (әкиятләр, җырлар, бәетләр, мөнәҗәтләр, риваятьләр-легендалар, халык уеннары һ.б.), йолаларны, көйләрне, әби-бабалардан калган, сандык төпләрендә ята торган гарәп язулы кулъязмаларны, иске китапларны, милли бизәкле сөлгеләрне һәм төрле кул эшләре әйберләрен, гомумән, татар халкының мирасына кагылышлы ядкарьләрне барласагыз иде. Без аларны язып яисә төшереп алырбыз. Сезнең ярдәмегез белән мирасыбыз тулылана, тарихыбыз, мәдәниятебез байый. Мордовиянең гап-гади кешеләреннән – татар халкы вәкилләреннән экспедиция әгъзалары тарафыннан җыелган материаллар якын арада китап булып дөнья күрер дип көтелә. Тиздән очрашканга кадәр!
Ильмир ЯМАЛТДИНОВ, филология фәннәре кандидаты, экспедиция җитәкчесе