Альфия Ахметдинова – нәни пациентларның яраткан шәфкать туташы
Ярты гасы
рдан артык Саранск шәһәре №4 балалар поликлиникасында хезмәт итүче ак халатлы шәфкать туташы Альфия Касим кызы Ахметдинова тәҗрибәле белгеч кенә түгел, ә хезмәттәшләре арасында абруйлы остаз һәм нәни пациентларының яраткан дусты да.
Акыллы, тырыш, мәрхәмәтле, тәҗрибәле булганы өчен, ул коллегалары, шәһәр халкы арасында хөрмәт казанган. Ә балалар аны «Икенче әни» дип тә йөртә. Йөзеннән елмаю китмәгән ягымлы шәфкать туташы һәр кечкенә пациентны яратып каршылый. Хезмәтендәге уңышлары өчен Мордовия медицина министрлыгыннан, Госсобрание, Правительство Республики Мордовия дипломнары, грамоталары белән бүләкләнгән. «Шулай да иң зур бүләк - савыккан балаларның, аларның әти-әниләренең елмаюлы карашларын күрү, эшеңнең нәтиҗәсеннән рәхәтлек алу», - ди Альфия Касим кызы.
Язма героебыз тумышы белән Ләмберә районы Татар Тавласындагы хөрмәтле мәктәп директоры Касим Хайдәр улы белән Саранск механик заводының мактаулы хезмәткәре Сания Юсыф кызы гаиләсендә дөньяга килә. Альфия Касим кызының тырыш булуы һәм булдыклылыгы балачактан ук күренеп тора: Саранск шәһәре 22нче мәктәбен тәмамлагач, Саранск медицина училищесында (1972-75 еллар) “Медсестра детских учреждений” белгечлеген алып чыга.
Шуннан Саранск шәһәре № 1 поликлиникасында участковый табиб буларак хезмәт биографиясен башлый һәм шунда 20 ел хезмәт итә. Аның карамагында 800 шәхси (частный) сектор балалары була һәм авыру балалар янына яз башы, көз көннәрендә резинка итектән генә үтеп булган, шуңа итекләре поликлиникада ук торган. Беренче тапкыр 2 кг авырлыкта туган балага инъекция ясарга бара.
- Балаларны бик яратам, - ди Альфия ханым Ахметдинова. - Шуңадыр, эштәге авырлыклар да онытыла.
Аның хезмәт кенәгәсендә (Трудовая книга) бер генә язма бар, чөнки переводом №4 поликлиникага эндокринолог янына шәфкать тутышы буларак күчерелә. Бүгенге көндә 220 хезмәткәрле тату коллективта эшли.
Альфия Касим кызы Ахметдиновадан хезмәт үзенчәлекләре турында да сораштым һәм ул яраткан нәни пациентлары турында сөйләде:
- Шикәр авыруы, шикәр диабеты, шикәр чире – эндокрин системага бәйле, инсулин гормонының абсолют яки өлешчә җитешмәве аркасында гипергликемия (кан составында глюкозаның күтәрелүе) башлана торган авырулар төркеме. Кызганычка каршы бүген балаларыбыз бу авырулар белән күп авырый. Мәсәлән, безнең участокка караган Химмаш җирендә 60 бала шул чир белән азаплана, ә ун ел элек 21 бала гына авырады. Ожирение, щитовидка белән дә пациентларыбыз күп авырый. Профилактик чараларны еш үткәрәбез, 6-10 һәм 15-17 яшьлек мәктәп балаларын тикшерәбез; анализлар нәтиҗәсе буенча я табибка юллыйбыз, я поликлиникага учетка алабыз. Ә бит балалар дөрес тукланмый: фасфуд, майонез кебек зыянлы ризыкларны күп ашый. Бу исә организмга тәэсир итми калмый, баланың иммунитеты аксый. Әти-әниләргә берничә киңәш: саф һавада күбрәк булырга; дөрес тукланырга; физик яктан ныгырга, әти-әниләргә балага карата назын, игътибарын кызганмаска, мәхәббәтен ешрак белдереп торырга; бала еш авырганда табиб белән киңәшләшеп, иммунитетны ныгыта торган махсус препаратлар, витаминнар бирү кирәк. Шулай ук үләннәр ярдәмендә сәламәтлекне ныгыту да файдалы. Әйтик, кура җиләге яфрагы иммунитетны ныгыта.
Балалар табибы булу җиңелләрдән түгел шул. Альфия ханым фикеренчә, бу һөнәрдә беренче чиратта сабыр, түзем булу сорала. Күпмедер дәрәҗәдә психолог булу да кирәк.
- Шәфкать уташы балалар белән генә түгел, аларның әти-әниләре, әби-бабайлары белән дә эшли. Барысын да бәйнә-бәйнә аңлатырга туры килә. Балалар төрле - күкрәк сабыйлары, балалар бакчасына, мәктәпкә йөри торганнары, үсмерлек чорына җиткәннәре бар. Һәрберсе белән уртак тел табарга кирәк. Эшеңне яратып башкаруыңны балалар да сизә һәм Альфия Касимовна да шундый,- ди хезмәттәш докторы Сергей Вячеславович Бамбурин (рәсемдә).
Альфия Касим кызы белемле, һәрчак ярдәмгә килергә әзер булуы белән балалар күңелен яулаган. 50 ел эшләү дәверендә бай тәҗрибә туплаган шәфкать туташының гаиләсе дә матур. Наиль Сәрвәртдин улы белән ике бала – Тимур белән Маргаритага тиешле тәрбия, белем биреп олы юлга озаталар. Бүген оныклары – Алия (9 кл.), Ринат (3 кл.), Артур (7 яшь) шатландырып тора аларны. Милли традицияләрдә тәрбияләнгән Альфия Касим кызы милли бәйрәмнәребезне хөрмәт итә, татарлар яратып пешергән пәрәмәчләребезне гаиләсендә генә түгел, коллективында да бик тә яраталар.
Халыкара шәфкать туташлары көне үтсә дә, шул уңайдан Альфия Касим кызын һәм бу шәфкатьле һөнәргә гомерләрен багышлаган барлык белгечләрне дә бәйрәмнәре белән тәбрикләп, аларга соклануыбызны, ихтирамыбызны белдерик, җылы теләкләребезне юллыйк.
Наилә НАСЫРОВА















