«Алданмыйм!» дия-дия алданалар
Быелның беренче өч аенда Россиядә яшәүче һәр ике кешенең берсенә (43 процент) мошенниклар шалтыраткан. «Лаборатория Касперского» белгечләре әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Шул вакыт эчендә мошенниклар ил халкының 80 миллиард сум акчасын урлаган. Россиядә яшәүчеләр кырыгалдарлар кулына көн саен 40 миллион сум чамасы акча күчерә, дип кисәтә хокук сакчылары.
Әле генә Мордовиядә өстәмә белем бирү 61 яшьлек педагогын мессенджерда үзен финанс учреждениесе хезмәткәре дип таныштырган билгесез хатын, банктагы счетыннан акча алырга тырышуларына ышандыра һәм янәсе куркынычсыз счетларга күчерергә киңәш иткән. Зыян күрүче 1 миллион сумнан артык акчасын алган һәм шәһәр банкларының берсендә урнашкан банкоматка юнәлгән. Ә алдакчылар хатын белән элемтәне бер минутка да өзмәгәннәр.
Банк хезмәткәрләре хатын-кызның кулында зур сумма акча булуын сизәләр һәм гражданкадан ул үз теләге белән акча күчерәме дип кызыксыналар. Зыян күрүче ярдәмнән баш тарта һәм операцияне дәвам иттерә. Нәтиҗәдә ул мошенникларга 343 мең сум күчергән. Калган сумманы банк хезмәткәрләре сакларга ярдәм иткәннәр: операцияне шикле дип санап, акча күчерүне чикләгәннәр.
Балалар арасында да мошенник корбаннары шактый. Кибераналитик-лар җәйге каникул чорында мәктәп балалары арасында мошенник корбаннары бермә-бер артырга мөмкин, дип кисәтә. Ялга да, телефонда утырырга да вакыт күбәя бит.
Соңгы арада инвестиция ярдәмендә акча эшләргә теләп төп башына утыручылар да арткан. Мошенниклар тиз арада күп итеп акча эшләп алырга тәкъдим итә, корбанының хис-кичерешләре белән уйный, аек акылга бөтенләй урын калдырмый. Мошенникны күрсәтә торган иң беренче һәм төп билгеләрнең берсе бу. Чын инвестиция белән эш иткәндә эшләр алай җиңел генә бармый, анда һәрвакыт риск бар. Мошенниклар еш кына «бу тәкъдим бары сезнең өчен генә», «нибары биш урын калды», «бу бердәнбер һәм соңгы мөмкинлек» ише сүзләр куллана. Чынлыкта инвестициягә бәйле тәкъдимнәрне алай таратмыйлар.
Сүз уңаеннан, мошенниклар халыкны алдау ысулларын гына түгел, алдаганда мошенник кулланган сүзләрне дә үзгәртеп тора. Соңгы арада алар «куркынычсыз счет» дигән сүз урынына «өстәмә счет», «криптовалюталы счет», «декларация счеты» ише сүзләр куллана башлаганнар. Шушы дүрт сүзнең берсен булса да ишетсәң, сөйләшүне шундук өзәргә кирәк, дип кисәтә хокук сакчылары. Алданган очракта «02» яки «112» номерларына шалтыратып, полициягә хәбәр итегез.














