22 июнь илебез өчен иң кайгылы, ачы күз яшьле, фаҗигале көн. Бу көн сугышка китеп, туган ягына әйләнеп кайта алмаганнарны искә алу, Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулап алган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарын күнелләребездә яңарту көне. “Беркем дә, бер нәрсә дә онытылмады” сүзләре үзенең әһәмиятен бүген дә югалтмый. Барысы да безнең хәтердә. 
Илебез белән бергә, Мордовиянең һәрбер почмагында Хәтер кайгы көнен билгеләп үттек. Төрле акцияләрдә, шул исәптән “Хәтер һәм кайгы„ шәмен төрле һәйкәл-стеллалар, мәңгелек ут һәм башка истәлекле урыннарда кабыздылар.