22 июньдә Россиядә Хәтер һәм кайгы көне - Бөек Ватан сугышы башланган көн билгеләп үтелде. Ә Бөек Җиңүнең 80-еллыгы һәм музейның 15 еллык юбилее елында Рузаевка шәһәренең 10нчы мәктәбендә патриотик тәрбия үзәген оештыручы Фәризә Рәхим кызы Киселева, 9 А сыйныф экскурсоводлары Никита Кулагин, Алина Мухаева, Алина Атикова белән 1-9 нчы сыйныфларда «10нчы мәктәп укытучылары-фронтовиклары» дигән Җиңү дәресләре үткәрде.

Дәресләрнең кереш сүзе булып укытучыларның, Рузаевка шәһәре мәктәпләре музейларын оештыручыларның,  китапханәчеләрнең, мәктәпне тәмамлаучыларның җылы котлаулары булды. 
Музейны булдыру титаник хезмәтне кем белә - башында торган оештыручы белә. Талантлы һәм максатчан Фәризә Рәхим кызы идеясе белән мәктәптә музей төзелә. «Бөек Ватан сугышы» темасын өйрәнгәндә туган якны өйрәнү материалын куллану дигән диплом эшен ул университетның тарих факультетында гына түгел, тормышта да, мәктәптә дә «бишле» билгесенә яклады. «Үз баласын» бүген дә саклый: музей киңәшмәсенә булыша, патриотик форумнар, Батырлык дәресләре үткәрә... Күптән түгел «Музей - патриотизм чишмәсе» эчтәлекле экспозициясендә музейның барлыкка килү тарихы, Бөек Ватан сугышы ветераннары, мәктәпне тәмамлаучылар - СВОда катнашучылар тупланган: Батырлык дәресләре өчен бай материал. 
- Музей булдыру өчен үз эшеңне яратырга, аны үстерергә, киләчәккә этәрергә кирәк, - ди 10 нчы мәктәпнең укытучы-филологы Галия Наиль кызы Невлютова. - Мәктәп укучылары фронтовик-укытучылар Косырев Михаил Михайлович белән Шитов Иван Павловичның биографияләре һәм хәрби батырлыклары турында белделәр. Ә бит мәктәп укучыларын патриотлылыгы укыту һәм тәрбияләү процессында формалаша. Беренче сыйныф укучылары тугызынчы сыйныф укучылары белән беррәттән «Хәтер» проектында да катнашалар. Безнең бурычыбыз - батыр якташларыбыз турында истәлек саклау. Патриотик тәрбия мәктәп эшенең нәтиҗәлелеге укытучыларның һәм укучыларның әзерлек дәрәҗәсе һәм омтылышы белән үлчәнә, үзенең гражданлык һәм патриотик бурычын үтәү, туган ягыбызның һәм кече Ватаныбызның чәчәк атуына керткән реаль өлешләре белән. Моңа мисал Фәризә Рәхим кызы Киселева. 
Укытучылары Киреева Галина Вениаминовна белән балалар «Гаиләбезнең Хәтер китаплары» акциясендә актив катнашалар. Бабаларыбызның батырлыклары турында кыйммәтле материал туплаганнар. Бу дәрестә укучылар алар турында сөйләштеләр. Саитов Тимур үзенең бабасының атасы Айса Умяр улы Саитов белән горурлана. Ул ике Кызыл Йолдыз ордены, «Батырлык өчен» медале һәм башкалары белән бүләкләнгән (фотода). Ә Химмаш бистәсенең Рузаевка 6 нчы филиалы китапханәчесе Кузикова Гөлчәчәк Шагиязам кызы балаларны Бөек Ватан сугышына багышланган китап күргәзмәсе белән таныштырган. Укучыларның Бөек Ватан сугышы турында күбрәк китаплар укуларын теләгән. 
Фәризә Рәхим кызы 1-9 сыйныф укучыларына Бөек Ватан сугышы елларында Ватанны саклаучы туганнарының “Истәлек китабы”н күрсәткән. Курск сугышында катнашкан үзенең абыйсы Айса Ибраһим улы Радимов, Киров өлкәсенең Кирово - Чепецк шәһәрендәге Карино торф предприятиесенең тыл хезмәтчәне булган әнисе Гөлҗамал Ибраһим кызы Баторшина турында сөйләгән. 
- Музейдагы дәрес чын патриотизм дәресенә әверелде. Укучылар тарихи хәтерне саклауның һәм илебез өчен көрәшүчеләрнең батырлыкларына хөрмәтнең мөһимлеген аңладылар. Һәрбере бу хәтерне саклауга үз өлешен кертә ала: чараларда катнашу, гаиләбез тарихын өйрәнү яки ветераннарга ихтирамлы мөнәсәбәттә булу, - диләр мәктәп активистлары, экскурсоводлар Алина Мухаева белән Алина Атикова. - Шулай ук мәктәп музееның 15 еллык юбилее уңаеннан Фәризә Рәхим кызына искиткеч музей оештырган өчен Рәхмәт әйтәбез. Безнең музей мәктәпнең визит карточкасына әйләнде. 
Ә экскурсовод Кулагин Никита үз фикерен әйтте: “Без фронтовик укытучыларның тормыш юлы һәм мәктәп үсешенә керткән өлешләре турында белдек. Мәктәп биналарында мемориаль такталар ачарга, алар турында фотокүргәзмәләр ачарга кирәк дип тәкъдим итә музейны оештыручы Фәризә Рәхимовна. Мин чын күңелдән ышанам һәм мондый дәресләрне һәм чараларны мөмкин кадәр ешрак үткәрергә кирәклеген телим. Алар безгә үткәннәрне истә тотарга, хәзерге вакытны кадерләргә һәм тамырларыбыз белән горурланырга ярдәм итә”. 
Фәризә Рәхимовна барысына да: „Солдат шәҗәрәләрен 9 майга гына түгел, һәрчак язарга кирәк. Без үзебезнең героик бабаларыбыз турында белергә бурычлы. Киләчәк буынга истәлекләрне сакларга тиеш: бу бик мөһим”.

Наилә НАСЫРОВА