Бүгенге яшьләр – ышанычлылар
Республикабызда яшьләрнең бәхетле киләчәге өчен бик күп нәрсә эшләнә.
Бүген безнең төп бурыч – яшьләргә тормышта үзләрен табарга, үз көч-ләренә ышаныч булдырырга, инициатива күрсәтергә, үз сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен тормышка ашырырга ярдәм итү. Яшьләр - ул дәүләтебезнең киләчәге бит, шуңа регионыбызда дәүләт яшьләр сәясәтен тормышка ашыруга җитди игътибар бирә: “Мордовия Республикасы яшьләре һәм дәүләт сәясәте турында” законының яңа редакциясе кабул ителгән, яшьләрнең иҗади һәм фәнни потенциалын үстерү өчен шартлар тудырылган, республиканың яшь гаиләләренең торак мәсьәләсе хәл ителә. Республиканың социаль, икътисади, мәдәни һәм фәнни тормышында да яшьләрнең роле бик әһәмиятле. Ел саен иң яхшы фән, мәдәният һәм спорт өлкәсендәге казанышлары өчен Президент грантлары белән бүләкләнә.
Яшьләр дә сынатмый. Шулай, мәктәпләрдә тырышып укыганда төрле-төрле конкурсларда, предмет олимпиадаларының иң югары этабында катнашкан, чараларның үзәгендә булган яшьләребез лаеклы профессия алу өчен, вузларга белем алырга керәләр. Безсөйлисе киләчәк буын вәкилләре Н.П.Огарев исемендәге университеты беренче курс студентлары. Алар 11 группада белем алалар. Берничәсендә белем алган студентлар турында сүзебез.
МГУ медфагының 101 группасында укыган Шафеева Руфина Илфат кызы Ләмберә районы Аксён авылында, татар мөхитендә тәрбияләнгән. Мәктәптә укыганда актив укучыларның берсе булса, студент буларак та җәмгыяви эшләрдән читтә калмый. Ә 102 группада укыган Габдуллина Самира Рафаэль кызы Ләмберәдә туып үскән. Самира укуда да алдынгы һәм волонтерлык эшендә актив катнаша. Шул ук группада Саранск шәһәре кызы - Бахтиярова Карина Шамиль кызы профессия үзләштерә. Ул киләчәктә стомотология өлкәсе хезмәткәре булачак.
103 группа студенты Кадерева Джалия Али кызы Пенза өлкәсе Урта Елюзань авылыннан. Ә фотода икенче студент - Кадошкино районы Большие Поляны төп, аннары Латышовка урта мәктәбендә белем алган Тумпарова Регина Ринат кызы татар теле һәм татар әдәбияты буенча регион, регионара, халыкара олимпиадаларында призер һәм җиңүче, күп кенә Россия күләме конкурслары җиңүчесе. Джалия белән Регина Казанда үткән татар теле һәм татар әдәбияты олимпиадалары кысаларында бер-берсен күреп белә.
Бу санап киткән медфак студентлары рәхәтләнеп татар телендә аралашалар, милли бәйрәмнәрне хөрмәт итеп бәйрәм итәләр, салма-тыкмачны матур кисәләр, мантый пешерәләр һәм бик тәмле чәй ашлары да пешерергә әниләре, әбиләре өйрәткән.
Мин яшьләребезгә, аларның көч-куәтенә һәм иҗади потенциалына, оптимизмы, актив гражданлык позициясенә һәм әйләнә тирәдәге-ләргә толерантлы мөнәсәбәтенә ышанам. Әлеге яшьләр республика үсешенә лаеклы өлеш кертә һәм көчле, сәламәт җәмгыять өчен кирәкле булырлар дип уйлыйм.
Наилә НАСЫРОВА