«Мәдәният» милли проектының «Цифрлы мәдәният» төбәк проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Мордовиядә дүрт виртуаль концерт залы ачылды.
Алар бер ай чамасы элек ачылды һәм классик музыканы яратучыларны кабул итәргә әзер. Виртуаль мәйданчыклар Саранскида 6 нчы балалар музыка мәктәбендә һәм И.Д.Воронин исемендәге Мордовия туган якны өйрәнү музееның өч филиалында, Инсарда, Ардатовта һәм Темниковта барлыкка килгән. Бу республика халкын туган як чикләреннән чыкмыйча дөнья музыка сәнгатенә якынайтуның уникаль мөмкинлеге.
Виртуаль концерт залларын булдыру өчен заманча мультимедия җиһазлары, шул исәптән экран панельләре, акустик системалар, ноутбуклар һәм микшер пультлары сатып алынган. Болар барысы да югары тизлекле интернет белән бергә артистларның чыгышларын бозмыйча трансляцияләргә мөмкинлек бирә. Барлык мәйданчыкларны ачуга тамашачылар чакырылган. Инсарда (рәсемдә) алар 2нче мәктәп укучылары була.
Әйтеп китәргә кирәк, Мордовиядә шулай ук Л.П.Кирюков исемендәге Саранск музыка училищесы, Рузаевка сәнгать мәктәбе базасында, Ковылкино һәм Краснослободск районнарының Мәдәният үзәкләрендә виртуаль концерт мәйданчыклары эшли.