Яңә мошенниклар!
Без сезгә, корбан булмас өчен һәм үзегезне яклар өчен, мошенниклык төп схемалары белән танышырга тәкъдим итәбез.
«Төрле фондлар исеменнән электрон почталар, хәбәрләр һәм шалтыратулар юнәлеше», «Биржада уйнау», «Хокук саклау органнары хезмәткәрләреннән шалтырату», «Банкның куркынычсызлык хезмәтеннән шалтырату» мошенниклык схемалары эшли.
Халыкның хокукый белем алуына юнәлдерелгән, шулай ук киберҗинаятьләрне, шул исәптән мобиль элемтә чараларын кулланып кылынган җинаятьләрне профилактикалау һәм аларга каршы тору максатыннан видеороликлар «Киберволонтерлар» студентлар берләшмәсе катнашында Россия Федерациясе Прокуратурасы университетының Ерак Көнчыгыш юридик институты (филиалы) тарафыннан әзерләнгән.
Барыбер һаман алданучылар саны нигәдер кимеми. Шулай, Краснослобод районында яшәүче мошенниклык гамәлләре нәтиҗәсендә 1 800 000 сум югалткан. Зыян күрүче сүзләренчә, аның белән янәсе банк вәкиле элемтәгә кергән һәм дәүләт хезмәтләре Порталы аша аның исеменнән финанс учреждениеләренә кредитлар алуга берничә гариза килүен хәбәр иткән.
Санкцияләнмәгән гамәлләрне гамәлдән чыгару өчен зыян күрүче өч банкта 300 дән 500 мең сумга кадәр кредитлар рәсмиләштергән. Акчаны ул акчалата алган һәм куркынычсыз счетларга күчергән. Июльдә аңа кредитлар рәсмиләштергән банклардан бурыч турында шалтыратулар килә башлаган. Зыянның гомуми суммасы 1 миллион 800 мең тәшкил иткән. Хәзерге вакытта җинаять кылуга катнашы булган затларны билгеләүгә юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары комплексы оештырылган.
Мордовия Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы гражданнарга уяу булырга һәм билгесезләргә ышанмаска киңәш итә.