Тормышның төрле этапларын үтеп, яшь буынны тәрбияләүдә фидакарь, батыр хезмәте белән халык рәхмәтен, ихтирамын казанып, бүгенге зур эш нәтиҗәләренә ирешкән олуг йөрәкле шәхес – Сания Спартак кызы Саляева.
Ул Рузаевка районы Татар Пешлә туган авылы урта мәктәбендә белем алганнан соң, укытучы булу теләге белән, Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетына укырга керә. Вузны тәмамлаган белгеч туган авылы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты буенча якташлары балаларына белем бирә башлый. Үтә тырыш, максатына ирешүчән булуы Сания Спартак кызына туган теле фәнен укытуда югары үрләр яуларга ярдәм итә. Аның укучылары ел саен фән олимпиадаларының муниципаль, республика, төбәкара, халыкара олимпиадаларында, иҗади конкурсларда бүген дә җиңүчеләр. Укытучылык вазифасын башкару өстенә авыл халкы белән тыгыз элемтәдә эшләргә, төрле чараларында катнашырга туры килә аңа. Гаиләдә - яраткан әни, мәктәптә - хөрмәтле укытучы булу бик җиңел булмагандыр. Сынатмый ул, нинди генә эшкә кушсалар да җиренә җиткереп башкара.
Сания Спартаковна Саляева Мордовия күләмендә бүген дә зур тәҗрибәле, эрудицияле, талантлы педагог. Яшь укытучыларга да, өлкән яшьтәгеләргә дә ул үрнәк, эш тәҗрибәсен алар белән теләп уртаклаша, аларга методик ярдәм күрсәтә. Бөтенроссия кысаларында үткән чараларда даими эш тәҗрибәсе белән уртаклашып килә. Шулай, 2014 елда Бөтенроссия укытучылары съездында эш тәҗрибәсе белән уртаклаша һәм ирешкән уңышларын бәяләп «Почетный работник общего образования» дигән олы бүләк белән бүләкләнә. Ә 2019 елда үткән «Заман укытучысына – заманча таләпләр» Бөтенроссия мәгариф һәм фән хезмәткәрләре пленар утырышында «Мәгарифтәге казанышлары өчен» медале тапшырыла. Хезмәтенә югары бәя бирелеп, күпләгән Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
26 июльдә Сания Спартак кызы Саляева матур гына 60-яшьлек гомер бәйрәмен – Юбилеен билгеләп үтәчәк. Аны ихластан Мордовия татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Насыровлар, Юмаевлар котлап изге теләкләрен юллыйлар.
Хөрмәтле, яраткан Сания Спартак кызы!
Киләчәктә тагын да зуррак үрләр яуларга, балаларының, оныкларының игелеген күреп тынычлыкта, сәламәтлектә озын гомер кичеререгә язсын. Авыр һәм мактаулы хезмәтендә зур уңышлар, сөенеч-шатлыклар күп булсын.