Инженер – чын ирләр һөнәре
Мордовиядә «Эпромет» металлургия җитештерүче завод; анда кабель йөрәге - ток үткәрүче җеп туа. Монда киләчәк кабель өчен алюминий һәм бакыр катанка чыгарыла, шуңа күрә кабель продукциясе җитештерүдә катнашкан хезмәткәрләр турында сөйләгәндә, без металлургия предприятиесе эшчеләре турында да сөйлибез.
Теләсә кайсы предприятиенең уңыш нигезе - үз эшенең осталары булган көчле кадрлар. «Эпромет» җәмгыятчелегендә 150 кеше эшли, аларның күбесе «Сарансккабель»дән күчкән. Алар арасында катанканы эшкәртү участогы мастеры Руслан Кәмил улы Арюков та бар. Ул «Эпромет» производствосының Мактау тактасында үз урынын биләп тора.
Белеме буенча Кәмил улы Руслан инженер - механик, Н.П.Огарев исемендәге университетыбызның механика һәм энергетика факультетын тәмамлаган. Предприятиегә аяк басканда яшь студент булган егет еллар дәвамында, акыллы остазлары ярдәме белән, тәҗрибә туплаган. Хезмәт юлын «Сарансккабель» сәүдә йортында башлый ул: башта эшче, смена мастеры, участок начальнигы, производствода җитештерү буенча бүлек начальнигы булып эшли. Кабель җитештерүдә 20 елга якын хезмәт куя.
«Эпромет» җәмгыятчелеге оештырылгач, аны беренчеләрдән булып металлургия җитештерүен башлап җибәрүчеләр арасында чакыралар. Руслан Кәмил улының бай тәҗрибәсе, кыйммәтле белемнәре һәм тиешле күнекмәләре яңа эштә файдалы була.
Руслан Кәмилевич Арюков эше турында болай ди:
- Миңа яңа юнәлешне үзләштерү бик кызык иде, әмма бу үз - үземә яңа бурычлар куйды. Мин моны булдыра алырмынмы икән дигән сорау да туган иде. Яңа эш башлаганда шикләр һәрвакыт туа. Аңа карамастан эшкә керешергә кирәк, эшли башлагач алар шунда ук таралалар. Чын-чынлап эшкә тотынгач, бар көчеңне шуңа юнәлткәч, шиккә игътибар итәргә вакыт калмый, чөнки бирелгән хезмәтне үтисе бар – алда эшлисе эш тора. Аның төп бурычлары катанканы эшкәртү участогының җитештерү күләме, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, продукциянең югары сыйфатын саклау буенча план күрсәткечләрен үтәвен тәэмин итү. Шулай ук аның җаваплылыгы зонасына участокны материаллар һәм кирәк-яраклар белән тәэмин итү, хезмәткәрләрне укытуны оештыру, җитештерү персоналының эшен контрольдә тоту керә. Хәзер минем җитәкчелектә тугыз кеше куелган бурычларны тормышка ашыра. Һәр эшнең уңышы - бердәм команда эшендә.
Ә бит инженер – чын ирләр һөнәре; катлаулы, әмма кирәкле, кызыклы, дәрәҗәле һәм мактаулы. Руслан Кәмил улы Арюковның тырыш хезмәтен җитәкчеләр күреп тора һәм төрле-төрле дәрәҗәдәге бүләкләр белән бүләкләнә. Мәсәлән, күпсанлы предприятие грамоталары һәм дипломнарынннан башка, Мордовия Республикасы сәнәгать, фән һәм яңа технологияләр министрлыгы (Министерство промышленности, науки и новых технологий Республики Мордовия) ике грамотасы белән бүләкләгән. Ышанам, алда тагы зурлары көтә аны.
Әйтеп китәргә кирәк, Руслан Кәмил улы Арюковның матур гаиләсе. Диляра Рустам кызы белән ике бала – Самат белән Рамильне тәрбияләп үстерәләр. Гаиләдә рәхәтләнеп туган татар телендә сөйләшеп, милли бәйрәмнәребезне бергәләп үткәрергә яраталар.
Наилә НАСЫРОВА