Ломаттан рухланып кайтып китәбез
Җәй җитү белән авыллар яшәреп китә: еракларда яшәгән якташларыбыз, аларның балалары, оныклары кунакка кайта. Җан тартмаса, кан тарта, ди бездә халык. Туган якларыннан көч алып, рухланып китә алар. Менә минем дә чираттагы Мордовия кунаклары турында сүзем. Дубенка районы Ломат авылында да шулай: кем кунакка килә, ә кемнәредер инде кайтып та китә. Шулай, үзләренең ял вакытларында, туган авылларында ял иткәндә, кунакка кайткан Фаизә Айса кызы Аширова белән Руфа Айса кызы Хусаинова Ломат авылы музеенда матур очрашуда булып кайталар.
Алар туган авылларын сагынып кайтканнар. Авыл музее эшләве - алар өчен зур бүләк. Безнең халык тарихлы да, хәтерле дә.
Музейда экспонатлар, авыл халкы – аның үткәне һәм бүгенгесе чагылган. Эчтәлекле экскурсияне җи-тәкчесе Мәзидә Якуб кызы Муракаева алып барган. Ломат авылы халкының матур, әмма авыр елларда яшәүләрен искә төшергәннәр, барлыкка кил-гән сорауларга җавап алганнар. Чәй артында бергәләп истәлекләрен яңартканнар; хис-тойгылары ташып чыккан. Музейның фикерләр Китабына (Книга отзывов) болай дип язып та калдыралар:- Без сеңелебез Тәнзи-лә Айса кызы Пикеевада кунакта. Ул мине һәм сестрамны туган Ломат авылыбыз музеена алып килде. Безне музейны җитәкләгән М.Я.Муракаева җылы каршы алды, экспонатлар һәм авыл тарихы, кешеләре турында мавыктыргыч иттереп сөйләде. Хәйран калдык! Ломатның музее барлыкка килүенә исебез китте!!!
Очрашудан без бик канәгать, бары-сы да ошады. Бу җылы күрешүдән алган уңай эмоцияләрне Сибирьгә алып китәчәкбез һәм озын-озакка искә алып сөйләрбез. Ихлас теләкләр белән музейга, туган Ломат авылым халкына тормыш иптәшемнең, Новокузнецк шәһәрендәге «Чулпан» мәчете имам хатыйбы Анвәр хазрәт Ашировның «Возвращение к истокам» дигән өченче китабын бүләк итәм. Изге теләкләребез белән бергә, музейның озын-озак эшләвен телибез.
Музейдан чыккач, сәяхәтләрен дәвам итеп, авылның «Семипалаты» урамы буйлап истәлекләрен яңартканнар – бу авылда туып-үскән хөрмәтле Анвәр Айса улы Ашировның туган йорты янында булганнар. Озак еллар Ломат авылы балаларына белем, тәрбия биргән хөрмәтле укытучы Раилә Абдулхак кызы Амированы очратып аралашканнар. Суының тәмлелеге һәм йомшаклыгы белән дан тоткан «Бәркиз» чишмәсенә кадәр барып җиткәннәр. Чынлап та туган яктан җылы һәм матур хис-тойгыларны Сибирьгә алып китәчәкләр язма геройларыбыз.
Наилә НАСЫРОВА