Биш миллион сумнан артык акчаны Ичалки районының Кемля авылында яшәүче хатын-кыз мошенникларга күчергән.  Явыз ниятлеләрнең сусавын басар өчен, 58 яшьлек авыл хатыны өйдәге бөтен акчасын җыйган, банктагы счетыннан акча алган, өстәвенә ломбардка 800 мең сумлык ювелир бизәнү әйберләре дә салган. Ә аннары хатын үзен алдаганнарын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә. 
Ул арада Вологдада Украина мошенникларының информаторын тоткарлыйлар. Ул чит илгә Россиянең 27 мең гражданының шәхси мәгълүматларын саткан. Тагы РМ буенча Эчке эшләр министрлыгында сөйләүләренчә, көндез хатын-кызга янәсе чәчәк китерү хезмәткәре шалтыраткан: шәһәр кешесе исеменә чәчәк бәйләме рәсмиләштерелгән, дип хәбәр иткән. Аны алу өчен зыян күрүче әңгәмәдәшенә СМС-хәбәрдә килгән кодны әйтеп биргән. 
Аннары аралашу Роскомнадзор хезмәткәре белән дәвам итә. Ул «Госуслуги» порталында шәхси кабинетын вату һәм мошенникларның банк счетлары һәм күчемсез милек мәгълүматларын үзләштерүләре турында хәбәр итә. Нәтиҗәдә хатын-кыз 640 мең сумнан мәхрүм калган. Шуннан соң гына Саранскта яшәүче хатын-кыз мошенникларның корбаны булуын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.