Урып-җыю эшләре барлык муниципаль районнарда да алып барыла. Мордовия хуҗалыклары 1 млн16 мең тонна бөртекле һәм кузаклы культуралар җыйганнар, дип хәбәр итә Мордовия Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Планлаштырылган мәйданнарның күбесе суктырылган инде. Бер гектардан уртача уңыш 38,6 центнер тәшкил итә. Хәбәр ителгәнчә, узган елда республикада 1,3 млн тоннадан артык ашлык җыелган.
Атяшево районы ашлык уңышы буенча Мордовиядә алда бара. Икенче урында Чамзинка районы, өченче урында Ләмберә районы. Сигез районда иген гектардан 40 центнердан артык, 14 районда 30 центнердан алып 40 центнерга кадәр суктырылган. 
2026 ел уңышы өчен көзге культуралар чәчү башланды. Бүгенге көнгә 2,3 мең га көзге рапс чәчелгән.