Методик практикумда татар теле укытучылары катнашкан
2025 елның 25 августында «Педагог 13.ру» РМ өстәмә һөнәри белем бирү мәйданчыгында «Мәгариф: яңа горизонтларга юл» республика педагогик форумы кысаларында «Яңа чакырулар шартларында Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен, әдәбиятын һәм мәдәниятен укыту: актуаль проблемалар» методик практикумы узган.
Максатчан аудитория: Мордовия Республикасы башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре һәм башка регион укытучылары. Мордовия татар мәктәпләреннән республикада хөрмәт яулаган Рузаевка районы Татар Пешлә урта мәктәбе татар теле, әдәбияты буенча ныклы белем биргән Сания Спартак кызы Саляева белән Кадошкино районы Латышовка урта мәктәбеннән Светлана Равиль кызы Поташова катнашканнар.
Методик практикум эшендә гомуми белем бирү системасында туган телләрне һәм туган әдәбиятны өйрәнүдә үзгәрешләр; Мордовия Республикасының дәүләт (мокша, эрзя) телләре буенча мәктәп дәреслекләренең бердәм дәүләт линейкасын формалаштыру турында фикер алышу булган. Шулай ук республика һәм Бөтенроссия конкурсларында җиңүче, призер педагоглардан тематик мастер – класслар күрсәтү оештырылган.















