Яңа уку елы алдыннан Саранскта республика укытучыларын җыя торган республика мәгариф форумында педагогик бергәлекнең нинди казанышлары һәм максатлары турында сөйләделәр. 
Мордовия Республикасы Главасы Артём Здунов регионыбыз мәгариф форумы эшендә катнашты. Быел ул Россия Федерациясендә 2036 елга кадәр мәгарифне үстерү стратегиясен эшләүгә багышланган. Исегезгә төшерәбез, бу бурыч Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан куелган. Әлеге тема буенча республикада берничә стратегик сессия уздырылды. Стратегия проекты Мордовия Главасы җитәкләгән «Гаилә» Дәүләт Советының профильле комиссиясендә каралды. «Бу бик көчле документ, ул инфраструктурага акча кертүне генә түгел, балаларыбызны тәрбияләү эшен дә күздә тота. Комиссия кысаларында без балалы гаиләләргә яшәү, мәктәпләргә тиз һәм имин барып җитү, сыйфатлы белем алу никадәр уңайлы икәнен карадык», - диде Артём Здунов. Ул билгеләп үткәнчә, Мордовиянең барлык мәктәп укучылары сыйфатлы белем алсын өчен барлык мәсьәләләрне хәл итәчәкләр. Тагы ул өч ел эчендә рес-публикада 75 мәгариф учреждениесе бинасы ремонтланачак – бу Мордовия тарихында иң зур яңарту булуын ишеттерде. Бу максатларга 7 млрд. сумга якын федераль акча җәлеп ителәчәк. «Барысын да мөмкин кадәр тизрәк эшләргә тырышачакбыз. Эшләрнең сыйфатын депутатлар корпусы, ата-аналар җәмәгатьчелеге белән бергә күзәтеп барырбыз», - диде Артём Здунов.
Мордовиядә белем бирүнең югары сыйфаты турында мәктәп укучыларының казанышлары, педагогларның һөнәри осталык конкурсларындагы уңышлары сөйли. 2024 ел нәтиҗәләре буенча республика мәгариф министрлыгының комплекслы мониторингында илдә 6 нчы урында тора. Шул ук вакытта Артём Здунов ассызыклаганча, балаларга аз комплектлы мәктәпләрдә сыйфатлы белем алу проблемасы бар. «Бала БДИ (ЕГЭ) тапшырганда, ул бөтен ил белән көндәшлек итә. Әзерлек көчле булырга тиеш! Ә аны кайдан алырга? Балаларны гомуми белем бирү киңлегеннән аерырга безнең хакыбыз юк! Мәсьәлә бик катлаулы, депутатлар корпусы белән бергә шундый мәктәпләр буенча карарлар кабул итәчәкбез». 
Мордовия Главасы Артём Здунов республика мәгариф форумында гаилә үзәклеген үстерүгә аерым игътибар бирде. «Бу принцип бөтен җирдә дә күзәтелергә тиеш, - дип ассызыклады республика җитәкчесе. - Балалы гаиләләргә мәктәптә дә уңайлы булырга тиеш. Биредә принцип гади: күп балалы гаиләгә, нинди генә оешмаларга йөрсәләр дә, һәркайда уңайлы булырга тиеш». 
Артём Здунов республика мәгариф форумында махсус хәрби операциядә катнашучыларга рәхмәт белдерде. «Алар безнең мәктәпләргә барырга һәм чынлыкта ниләр булганын сөйләргә, тарихи вакыйгалар, безнең суверенитетны ничек яклавыбыз турында сөйләргә чакыруыбызга җавап бирделәр. Балаларыбызны тәрбияләүдә катнашуыгыз өчен рәхмәт», - диде республика җитәкчесе. 
Республиканың урта һөнәри белем бирү системасында «Профессионалитет» проекты буенча эшне яңадан башлау дәвам итә - инде җиденче кластер - транспорт тармагы булдыру өстендә эш алып барыла. Артем Здунов бизнес вәкилләренә «Профессионалитет»ка финанс ярдәме өчен рәхмәт белдерде. «Шуның нәтиҗәсендә безнең техникумнарда иң яхшы җиһазлар. Һәм егетләр сәнәгать предприятиеләренә эшкә килгәндә кыенлыклар кичерми», - диде Мордовия башлыгы.
Мордовия Главасы республика балаларның җәйге ялы белән комплекслы шөгыльләнә. Федераль программа буенча өч ел эчендә 4 лагерь модернизацияләнде инде - «Изумрудный», «Золотой колос», «Орбита», «Инсарский ДОЛ им. В.Я.Антропова». «Без шартларны яхшыртып кына калмыйбыз, лагерьларның сыйдырышлылыгын арттырабыз, аларны ел әйләнәсе эшләү режимына күчерәбез. Бу эшне дәвам итәчәкбез», - диде Артем Здунов. Ул ассызыклаганча, җәйге каникул чорында балалар лагерьларда ял итеп кенә калмыйча, яңа практик күнекмәләр дә алырга тиеш. Бу беренче ярдәм күрсәтү, урында ориентлашу - тормышта кирәк булачак бөтен нәрсә. 
Артём Здунов педагогик форумда балалар белән һөнәри юнәлеш бирү эшенең мөһимлеген билгеләп үтте. «Без профориентация буенча балалар бакчасыннан башлап эшли башладык, чөнки мәктәптә бу соң инде, - диде. - Бала әти - әнисенең кайда эшләвен, үзе яшәгән мохитнең ничек формалашуын, барысы да кайдан алынуын, икмәкнең ничек үсүен, пилотсыз очкычларның ни өчен очуын, алар белән кем идарә итүен аңларга тиеш - болар барысы да мультфильмнардагы әкият геройлары тарафыннан эшләнми. Бу һөнәри юнәлеш бирү эшендә эретеп ябыштыру да, авыл хуҗалыгы да, фармация дә бар - без бит бу юнәлеш буенча илдә лидерларның берсе! Без балаларыбызны мондый эшкә әзерләргә тиеш түгелмени?» 
Краснослободск районыннан күп балалы әни Татьяна Тужилкина педагогик форумында ата-аналар активы һәм Краснослободск күп профильле лицееның хезмәттәшлек тәҗрибәсе турында сөйләде. «Мәктәп - безнең төп ярдәмчебез. Безнең гаиләдә ике укучы бар, кече улыбыз әле лицей укучысы булырга әзерләнә. Әмма бездә беренче сентябрь алдыннан борчылулар юк, чөнки ата-аналар барлык мәктәп процессларына җәлеп ителгән. Төп сорауларның берсе - мәктәптә туклануның ата-аналар контроле. Без меню буенча тәкъдимнәр кертәбез, безне ишетүләрен бәялибез. Сыйныфтан тыш гаилә чаралары, Россия шәһәрләре буйлап сәяхәтләр - безнең мәктәп тормышы вакыйгаларга бай, һәм без - аларның актив катнашучылары» 
Күп балалы әни лицейда ачык дәресләр фестивале һәм «Белем» бөтенроссия җәмгыятенең ата-аналар инициативаларының грант конкурсында җиңү турында сөйләде. 
«Безнең күп балалы гаиләбез һәрвакыт Президентыбыз һәм Мордовия Главасы ярдәмен тоя. Хәзер без үзебезнең лицейда капиталь ремонт көтәбез, үз тәкъдимнәребезне кертәбез һәм аларның һичшиксез ишетеләчәген беләбез», - дип ассызыклады ул. 
Форумда 1 сентябрьдә Саранскида православие гимназиясе ачылачагы да хәбәр ителде.

Наилә НАСЫРОВА