Мин һәрвакыт игелекле кешеләргә, аларның эш-гамәлләренә, олы йө-рәкләренә сокланам. Кеше яшәгән саен бу сүзләрнең мәгънәсенә тирәнрәк төшенә бара. «Изгелек ит тә диңгезгә сал: халык белмәсә, балык белер»,- дигән борынгылар. Йөрәктән чыгып йөрәккә барып җитә торган сыйфат – ул игелек кылу.
Күңелең киң булса, бөтен илгә бер шырпы җитә, дип тә әйтә халык. Киң күңеллелеккә ничек ирешергә соң? Кешеләр тагын да игелеклерәк бул-сыннар өчен ни эшли алабыз? Ә бит безнең халык бик күндәм һәм игелекле.
Игелеклелекнең чиге юк икән, шуңа мисал. Торбеево районы Татар Йөнәсе (Татарские Юнки) төп мәктәбен тәмам-лаучылар чын күңелдән кешеләргә игелек һәм файда китерә торган изге гамәлләр кылалар. Абыйлы-энеле Айтуган белән Шамиль Адикаевлар – авылда тирән ихтирамга лаек күпбалалы әтинең уллары. Адикаев Айтуган Мәх-мүт улыннан соң гаиләдә тагын 5 ба-ла - Шамиль, Наиль, Марат, Наилә, Сяить тәрбияләнәләр. Әнисе Мефшика Али кызы  - хуҗабикә, әтисе Мәхмүт Абдурахман улы Татар Йөнәсе авылы-ның Нариман исемендәге колхозда озак еллар алдынгы игенче булып тырышып эшли. Мефшика Али кызы һәм Мәхмүт Абдурахман улы гаиләсе игелекле, ярдәмчел; авылдашларының ихтирамын тоеп яши алар. Балаларын туган як-ларын, спортны яратырга өйрәтәләр, дус-тату яшәргә кушалар, игелеклелек, мәрхәмәтлелек хисе тәрбиялиләр. Зур гаиләнең барлык әгъзалары бер-бер-се белән тыныч, үзара ярдәмләшеп торалар.
Белгәнебезчә, балачактан ук барлык балалар авыл хезмәтенә өйрәнеп үсә. Бу гаиләнең алты баласы да шулай: өйдә  - әниләренә булышып, хуҗалык буенча барлык эшләрне башкарып җитлегә алар. Гаиләдә бердән-бер кыз бала булып үскән Наиләләре, Торбеево ит-сөт промышленносте колледжын тәмамлап Мәскәүгә китә, әмма гомере озын булмый, иртә вафат була. Мәхмүт Аб-дурахман улы үсеп килүче малайларын техника белән кызыксындыра, шуңа күрә малайлар бер-бер артлы ме-ханизаторлык эшенә тартыла. Укуда да алар бик тә яхшы өлгерделәр, чөнки әти-әниләре балаларын тәрбияләүдә бик тә таләпчән булалар. Ә малайлар, дәресләрдән соң, спорт секцияләрендә шөгыльләнеп төрле спорт ярышларында катнашалар. Җәй җитте дисәң (җәйге каникулларда) - колхоз кырларында тракторчы, комбайнчы ярдәмчеләре булып әтиләренә булыш-кан алар. Татар Йө-нәсе мәктәбен тәмам лаганнан соң, ма- лайлар әтисе юлын-нан киткәннәр; үзлә-рен авыл хуҗалыгы белгечлекләренә багышлаганнар. Ша-мильләре - Красно-слободск аграр тех-никумын тәмамла гач, колхозга механик булып кайткан. Наиль, Айтуган, Марат, Сяить- Жуково СПТУсында механизатор белгеч-леген алганнар. Бу гаиләнең биш ир-егете Ватанга үз бурычларын биреп кайтканнар-  армиядә хезмәт ит- кәннәр. Шуннан Ма-ратлары үзен хәрби хезмәткә багышлый һәм  бүген гаиләсе белән Ульяновск шәһәрендә яшиләр. Туган нигезне саклап, ата-ана йортында гаиләсе белән уллары Наиль яши. Ул, тормыш иптәше Надия белән, Торбеево ит комбинатында эшлиләр, ә ике улла-ры - Дамир белән Руслан, авыл мәктәбе укучылары.
Янә игелекле эшләр башкарган язма героебызга тукталыйк. Айтуган, ар-миядәге хезмәтеннән соң озак вакыт-лар туган авылы «Нариман» колхозында механизатор булып эшли һәм читтән торып Н.П.Огарев исемендәге МГУда энергетик белгечлеген ала. Үзгәртеп кору вакытында күп яшьләр авылдан китә; бу гаилә малайларын да читләтеп үтми. Хәзерге вакытта гаиләләре белән Шамиль һәм Айтуган Мәскәү шәһәрендә яшиләр. Шамиль - транспорт өлкәсендә йөк ташу белән мәшгуль, ә Айтуган- «Альянс» спорт-сәламәтләндерү үзә-генең баш энергетигы вазыйфасында һөнәри уңышка ирешкән.
Алдынгы игенче Мәхмүт Абдурахман улы Адикаевның уллары озак ел-лар туган авылларындагы үзләре укыган мәктәп белән элемтәләрен югалтмыйлар. Шулай, быел җәй Ай-туган Мәхмүт улы кайчандыр үзе укыган мәгариф учреждениесе бинасы түбәсенең күп өлешен ремонтлаган. Эш шунда ки, мәктәп җитәкчесе Тәнзилә Әхмәт кызы Агишева, бинаның түбәсе тамганга, электр щитларын башка урынга күчертергә мәҗбур була. Ә инде үзенең беренче чыгарылыш укучысы Айтуган килеп нәрсә белән ярдәм итим дигәч, Торбеево районы мәгариф бүлегенә барып, эшләнәсе эшләр турында киңәшләшәләр, материаллар күләмен билгелиләр. Шулай, туган авылында җәйге ял вакытында гаиләсе белән ял иткән А.М.Адикаев, гаиләсен Мәскәүгә кайтарып, үзе өстәмә ял алып, игелекле эшләрен башлап җибәрә. Туган мәктәбенә ярдәм итү (түләүсез) мөмкинлеген таба: бу чыннан да кыйммәт тора. Җитмәсә, спорт инвентаренең җимерекләрен, энесе Шамиль белән бергә, ремонтлап та бирәләр.
Яшь буынны укыту, гыйлемле итү белән бергә, анда игелеклелек, мәрхәмәтлелек кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү – укытучының мөһим бурычы. Бу бурычны Татар Йөнәсе мәктәбе укытучылары да тормышка ашырганнар. Педагогик кол-лектив үзенең искиткеч якташларына иганәчелек ярдәме, кече Ватанга карата ихтирамлы мөнәсәбәт һәм белем бирү уч-реждениесенең мөһим проблемаларына битараф булмаган йөрәкләрнең сизгер-леге өчен зур рәхмәт белдерә.
Минем теләгем бер – һәркөн яхшылык кылырга омтылыйк! Игелек эшләр өчен әллә кая йөрисе түгел, ә тирә-ягың-дагыларга игътибарлы гына булырга кирәк. «Изгелек орлыклары чәчегез», - дигән галимебез Ризаэддин Фәхреддин. Белгәнебезчә, яхшылык, игелеклелек сыйфатлары балачак-тан ук тәрбияләнә. Ә кайбер баеп киткән әфәнделәребез (игелек кылучыларга бу сүзләр кагылмый) игелек итү түгел, кар күп кыш-ны бер уч кар ала алмыйсың үзләреннән: ни матур эшләре, ни финанслаулары юк. Кеше, киләчәккә ом-тылып, яхшылыкка тая-нып яшәргә тиеш, дип уйлыйм мин.

Наилә НАСЫРОВА