Алдауның яңа ысулы: ни өчен мошенниклар үз корбаннарына акча күчерә

Галинаның ире банк картасына 5500 сум акча килгән.
Бу хакта белми дә калган иргә чит-ят номердан бер хатын шалтыратып хәбәр итә. Янәсе: «Ялгыш кына сезгә акча күчердем. Кире күчерегез әле», ди мошеннник.

Галина бу хакта белеп алгач, тиз генә әлеге номерны блокка кертә. Бу - мошенниклар эше дип уйлый хатын һәм ялгышмый. Соңрак 900 номерыннан смс хәбәр килә (кешене алдау технологияләре ярдәмендә мошенниклар яшеренгән Саклык банкының рәсми номеры). Әлеге язуда җибәрелгән кодны билгеле бер сайтта кертергә кирәк, дип язылган була.
Галина ире белән банкның якындагы бүлекчәсенә бара. Анда алар мошенникларның әлеге гамәле турында гариза язалар. Хезмәткәрләр счеттан 5500 сум акча алалар һәм Галинаны, аның ирен уяулыклары өчен мактыйлар.
Мондый очраклар була калса, акчаны кире җибәрергә ярамый, барысы да рәсми рәвештә банк аша булырга тиеш.
“Дәшми–тынмый гына акчаны үзеңдә калдырырга ярамый. Бу әхлаксызлык, шулай ук законсыз баю буларак танылырга мөмкин. Мондый очракларда картасына акча җибәрелгән кеше җаваплылыкка тартылачак”, - ди банк өлкәсендәге белгеч.

Ләмбердә яшәүче хатын мошенникларга 700 мең сумнан артык акча күчергән

21 августта мессенджер ярдәмендә аңа билгесез кулланучыдан кунакха-нәләр рейтингын алга җибәрү белән бәйле өстәмә хезмәт хакы турында тәкъдим белән хәбәр килгән.
Язышудан күренгәнчә, кыз кунак-ханәләрне шәхси акчага броньларга тиеш булган, аннары ул әңгәмәдәш җибәргән сылтамалар буенча сайтларына күчкән. Кунакханәләр сурәтләре белән скриншотлар җибәрергә тиеш булган. Шуның белән ул янәсе аларның рейтингын күтәргән. Шул ук вакытта мөрәҗәгать итүче һәр броньлаудан элек кертелгән суммалар белән бергә алардан процентлар да алырга тиеш була. Башта броньның күләме 20 мең сумнан артмаган, ә берничә биремнән соң аңа яңа күрсәтмә килгән: берьюлы берничә кунакханәне броньларга кирәк булган.
Финанс операцияләрен уздырганнан соң аңа биремнәрнең үтәлеше турында хәбәр килә. Кыз акча чыгарырга тырышып караган, ләкин булдыра алмаган. Мошенниклар корбаны булуын аңлап, гариза бирүче полициягә мөрәҗәгать иткән. Шулай итеп, зыян күрүчегә китерелгән зыянның гомуми суммасы 700 мең сумнан артып киткән.
Хәзерге вакытта җинаять кылуга катнашы булган затлар билгеләнә. Мордовия Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы гражданнарның игътибарын җәлеп итә: товарны яки хезмәтне онлайн-сатып алганда, компаниянең рәсми сайтыннан гына файдаланыгыз. Шулай ук хезмәт яки товар өчен аларны алганнан соң гына түләргә тырышыгыз.