Беренче сентябрьдән клиентка түләү картасын рәсмиләштергән банклар, банкоматлар аша акча биргәндә, кешенең мошенниклар йогынтысында булмавын, шулай ук аның өчен операция ясамавын тикшерергә тиеш. Әлеге хәбәр “Трубканы куй”дан алынды. Россия банкы кредит оешмалары таяначак тугыз билгене билгеләгән. Алар арасында: акча алуда кешегә хас булмаган тәртип: тәүлекнең гадәти булмаган вакыты; банкоматның типик булмаган суммасы яки урнашу урыны; клиентка хас булмаган ысул белән акча бирүне сорау - мәсәлән, картадан түгел, ә QR-код буенча. 
Операциягә кадәр ким дигәндә 6 сәгать алдан телефон сөйләшү-ләренең активлыгы, яңа номерлардан СМС саны арту, шул исәптән мессенджерларда. 
Кредит яки займ рәсмиләштергән-нән соң 24 сәгать эчендә акча алу яки акчалата бирүгә лимитны арттыру, шул исәптән кредит картасы буенча. Кеше тарафыннан үз счетына башка банктагы СБП буенча 200 мең сумнан артык акча күчерү яки шундый ук суммага кертемне вакытыннан алда ябу. 
Интернет-банкта авторизация өчен телефон номерын алыштыру, (шул исәптән элемтә операторларыннан) клиент акча төшерә торган телефонның характеристикалары үзгәрүе яки аның җайланмасында зарарлы программалар булуы турында мәгълүмат алу.
Әгәр операция критерийларның берсенә генә булса да туры килә икән, банк бу хакта кичекмәстән клиентка хәбәр итәчәк һәм 48 сәгатькә банкоматта акча бирү өчен вакытлы лимит кертәчәк - тәүлегенә 50 мең сумга кадәр. Бу чорда зуррак сумманы банк бүлекчәсендә алырга мөмкин. Мәгълүмат бирү ысулы клиентның банк белән килешүе белән каралган. Кагыйдә буларак, бу СМС яки пуш-белдерү. 
Тагы бер тапкыр Россия студентларын һәм мәктәп укучыларын телефон һәм интернет аша эш итүче мошенниклар алдый башлаган алдакчылар турында. «Интеллектуальная аналитика» компаниясе белгече Тимофей Воронин шул хакта яза. Воронин болай аңлата: мошенник студентка мәгариф департаменты, вуз яки министрлык исеменнән шалтырата яки мессенджер аша язган хәбәрдә студентка яки укучыга мәҗбүри тестны узмавын, шуңа күрә хәзер аңа нәрсәдер янавын әйтә. Ә инде «проблеманы хәл итү өчен» җибәрелгән сылтамага кичекмәстән кереп, сораштыру узарга тәкъдим ителә. Чынында бу – ялган сайт-тозак. Максаты – яшерен мәгълүматларны: паспорт мәгълүматларын, Дәүләт хезмәтләре порталындагы логин һәм парольләрне урлау. 
- Шунысын истә тотарга кирәк: чын мәгариф учреждениеләре яки дәүләт органнары хезмәткәрләре укучыларга мессенджерлар аша тест узу өчен сылтамалар җибәрми, – дип басым ясап әйткән Воронин. Белгеч мондый сөйләшүне кичекмәстән туктатырга, сылтамалар аша узмаска һәм бернинди дә мәгълүматлар бирмәскә чакырган, дип әйткән Воронин.