Милләт Җыенында Мордовия татарлары катнашты
26-28 август көннәрендә Казан шәһәрендә дөньяның төрле почмакларыннан җыелган меңнән артык татарлар өчен «Татарстан – безнең рухи Ватаныбыз» шигаре астында Милләт Җыены узды.
2025 елда Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашында уздырыла торган әлеге чара татар дөньясы башкаласы Казанда Россия Федерациясенең 68 төбәгеннән, Татарстан Республикасыннан һәм 27 чит иленнән бер мең күренекле вәкилен үзенә җыйган. Алар белән бергә әлеге чарада Мордовиядән 7 делегат катнашты.
Өч көн дәвамында «Милләт җыены» кысаларында берьюлы берничә әһә-миятле форум эшләгән: Тәтештә - VII Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы, Казандагы Б.Рәмиев исемендәге IT-паркта - IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Биектауда - Бөтенроссия татар туган якны өйрәнүчеләр җыены. Форум кысаларында эш 6 юнәлештә алып барыла: медиа, тарих, бизнес, цифрлаштыру, мәгариф һәм заманча мәдәният. Программада шулай ук Конгрессның 33 еллыгына багышланган фотокүргәзмә, Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш һәм башка чаралар каралган иде. Кыскасы, «Милләт җыены» - яңадан очрашу, тәҗрибә уртаклашу, элемтәләрне ныгыту, уртак эш юнәлешләрен билгеләү.
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының иске бинасында «Милләт җыены»ның тантаналы ачылышы уза. Чараны Васил Шәйхразыев алып бара.
Җыен барышында милләт ветераннарына да зур хөрмәт күрсәтелде. Аларны Васил Шәйхразыев «безнең энҗе-мәрҗәннәребез» дип атады. Иң олы делегат - җиңү парадында катнашкан 97 яшьлек Өмет абый Гобәев, ул залда аерым игътибар үзәгендә булган.
«Милләт җыены»ның тантаналы ачылышында Данис Шакиров 1992 елда оешкан Бөтендөнья татар конгрессының төп казанышы итеп татар халкының бердәм милләт буларак сак-ланып калуын билгеләп үткән. Бүгенге көндә оешма дөньяның 47 илендә һәм Россиянең 76 төбәгендә эшләп килүче 512 татар иҗтимагый берләшмәне үз эченә ала, ди.
Данис Шакиров ассызыклавынча, Бөтендөнья татар конгрессы каршында «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы, Татар яшләре форумы, Татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциации, «Татар гаиләсе» фонды һәм башка йөзләгән иҗтимагый берләшмәләр нәтиҗәле эш алып бара. Шулай ук ел саен «Җәлил укулары», «Уйнагыз, гармуннар!», «Идел-йорт», «Татар кызы», «Мин татарча сөйләшәм!», «Татарча диктант» кебек дистәләгән проектлар тормышка ашырыла.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессы активы һәм Милләт Җыены делегатлары катнашында түгәрәк өстәлдә катнашкан. Биредә милли тормыш, телне саклау, татар яшьләре активлыгы, чит илләрдәге татарлар белән эш алып бару темаларына кагылышлы фикерләр яңгыраган.
- Безнең милләтебез - безнең горурлыгыбыз. Киләчәгебез үзебездән, киләчәк буыннардан тора. Сез, активистлар, бу эшне Россия күләм
ендә генә түгел, чит илләрдә дә алып барасыз. Шундый активистлар булганга күрә, БТК әлеге эшне алып бара ала. Безгә үз милләтебезне, гореф-гадәтләребезне, телебезне саклау авыр булса да, барыбер кеше үзенең татарлыгын белергә тиеш. Телне саклар өчен, үз телендә аралашырга кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов.
1992нче елдан алып Бөтен-дөнья татар конгрессының барлык җыенна-рында, чараларында катнашып килгән Мордовия татарларының Аксакаллар советы (Совет старейшин татар РМ) председателе Шамиль Зәкәрья улы Бикмаев Милләт Җыенында да катнаша. Шамиль Зәкәрья улы Җыен турында:
- Татарстан бүген Россия Федерациясе субъекты гына түгел, ә бөтен дөнья буйлап сибелгән татарларын Казанга җыйды. Мин татарлыгым белән горурланам, аның өчен янып яшим. Без - бердәм, көчле халык: үзебезнең татар халкына чәчәк атуын телим.
Фото: Данис Шакиров. Бөтендөнья татар конгрессы сайтыннан алынды.
Наилә НАСЫРОВА














