Укытучылар - сез безнең иң кадер-леләребез, үрнәк алырлык кешеләребез. Бүгенге Укытучылар көне - гомерен үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү һәм укыту белән бәйләгән һәркемнең бәйрәме. Укытучы, бала белән кечкенәдән янәшә булып, аңа һәр яңаны танып белергә, сәләтен ачарга, тормышта юл сайларга ярдәм итүче кеше. Укытучы беренче булып укучысының уңышларын күрә, аны үстерә. Аның зирәклеге һәм түземлелегенә күп нәрсә бәйле, хәтта яшь гражданинның киләчәктә язмышы да. Менә шундый укытучыларның берничәсе турында сүзебез.
Кадошкино районы Большие Поляны төп мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Рима Закир кызы Ляпина белән Адилә Фәрит кызы Байбекова турында кыскача гына әйтеп була: хөрмәтле башлангыч сыйныф укытучылары. Алар балачактан дус; бер мәктәпне тәмамлаганнар, бер сыйныфта укыганнар, бергә М.Е.Евсевьев исемендәге Мордовия педагогия институтында профессия үзләштергәннәр: тик төрле факультетларда гына. Адилә Фәрит кызы башлангыч мәктәптә укытучы булачагын шунда ук хәл итә, ә Рима Закир кызы физик культура факультетын тәмамлый. Дипломлы белгечләр булгач, дус кызларны тормыш берничә ел дәвамына аера. А.Ф.Байбекова МГПИны тәмамлаганнан соң Саранск шәһәре мәктәбендә, ә Р.З.Ляпина - күрше Адашево авылы мәктәбендә педагогик стажларын башлап җибәрәләр. Тик язмыш аларны, берникадәр вакыттан соң, туган авылларына әйләнеп кайтырга һәм Большие Поляны мәктәбендә укытырга алып килә. Рима Закир кызы Ляпина, квалификациясен үзгәртеп, башлангыч сыйныф укытучысы профессиясен үзләштерә.
Укытучылар бүгенге көнгә кадәр үзләре белем алган мәктәпләрендә эшлиләр. Мәктәп аз комплектлы булганлыктан, аларның укучылары сыйныфларында дүр-тәү-бишәү генә. Шуңа Рима Закир кызы белән Адилә Фәрит кызы икешәр сыйныф алып баралар. Мәктәп укучылары белән бергә башлангыч сыйныф укучылары да белемнәрен төрле конкурсларда һәм олимпиадаларда күрсәтеп ярышалар. Укытучылары үзләре дә күп тапкырлар һөнәри конкурсларда җиңеп чыктылар. Югары категорияле укытучылар алар; моңа аттестацияләре дәлил. Тырыш хезмәтләре төрле-төрле бүләкләр белән билгеләнгән. Рима Закир кызына район башлыгы исеменнән бирелгән Грант аеруча истәлекле, ә Адилә Фәрит кызы «Мәгариф отличнигы» («Отличник прсвещения») исеме белән горурлана.
- Без үз эшебезне яратабыз, - диләр дус укытучылар. - Югыйсә шуның кадәр елларыбызны туган мәктәбебезгә, укучыларыбызга багышлый алмас идек.
Башлангыч сыйныф укытучылары кайвакыт укучыларының икенче әниләренә әвереләләр: каршы алалар, кирәк булганда озаталар, киендерәләр, тынычландыралар, хәтта аяк киемнәрен кидерәләр-салдыралар. Башлангыч мәк-тәптән чыккач, укучыларны җибәрергә кызганыч, ди алар. Әмма шул ук вакытта алар өчен шатланасың, чөнки укучылары белемнең башлагыч күләмен тулысынча алып чыгалар. Укучылары да аларны, тормышта кирәкле белем бирүчеләрен ярата, хөрмәт итә; авыр минутларда ярдәм итәчәк тугры дусларына әверелгән ярдәмчеләре, остазлары дип саныйлар.
Белем бирүнең сыйфатын күтәрү юнәлешендә әлеге укытучылар,  башлангыч, төп белем бирүдә дәвамчанлыкны булдырып, яңа инновацион һәм мәгъ-лүмати технологияләрдән файдаланар, укучыларның шәхси сыйфатларын үстерәләр һәм башка предметлар белән бергә туган татар теле белән уку (татар әдәбияты) предметлары буенча белем бирәләр, милли мәдәниятыбызны өйрәтәләр; үз илләренең патриотларын тәрбиялиләр. Ныклы белем бирү белән бергә, башлангыч мәктәп укучылары бергәләп утренниклар, бәйрәмнәр программалары әзерлиләр, аларга кунак-лар чакыралар. Букварь көне һәм мәктәп белән хушлашу бәйрәмнәре традиция буенча ел саен үткәрәләр. Дүшәнбе көнне мәктәпнең һәр сыйныфында «Әгәр укытучы булсам» дигән мөһим темага (разговор о важном) сөйләшүләр үткәргәннәр. Рима Закир кызы үзенең укучыларына укытучы һөнәренең мөһимлеге турында сөйләгән, бүген лаеклы ялда булган укытучыларны искә алганнар. Аннары укучылар таратылган биремнәрне бик теләп үтәгәннәр, әгәр мин укытучы булсам дип уй-фикерләре белән уртаклашканнар, кластер булдырганнар. Олылар айлыгына Адилә Фәрит кызы укучылары белән открыткалар ясап матур котлау сүзләре язганнар һәм аларны әби-бабайларына, күрше олы апа-абыйларына таратканнар. Алда укучыларны Яңа ел чыршысы әйлән-бәйләннәре көтә. Бәйрәмнәре кү-ңелле үтсен дип, төрле-төрле образлар булдыру киемнәре әзерли башлаганнар инде.
Мәктәп тормышыннан тыш, Адилә Фәрит кызы белән Рима Закир кызы авылның иҗтимагый тормышында актив катнашалар: «Дуслык» вокаль ан-самблендә җырлыйлар, Мордовия һәм күрше регионнар чараларында катнашалар. Бер сүз белән әйткәндә, белемле, тырыш, булдыклы, мәктәпләренең хөрмәткә лаек укытучылары алар.

Наилә НАСЫРОВА