Хисапчы Кадрия үзен яңа һөнәрдә тапкан
Тәрбияче ярдәмчесе Кадрия Әнвәр кызы Дивееваның 20 ел хезмәт биографиясе Темников шәһәренең «Алтын әтәч» балалар бакчасы белән бәйле.
Безнең ашыгыч гасырда мәктәпкәчә яшьтәге хезмәткәрнең һөнәре җәмгыятьтә аерым әһәмияткә һәм хөрмәткә ия, чөнки гаиләсе белән берлектә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре кечкенә кешенең гомерен формалаштырып алып бара. Белгәнебезчә, һәр кешенең тормыш нигезләре балачагында салына.
Балалар бакчасында - тәрбиячеләрнең һәм аларның ярдәмчеләренең бурычы бу. Аларның мәхәббәте, кайгыртучанлыгы һәм эмоциональ ярдәме белән бала үсә, дөньяга һәм тирә-юньдәге кешеләргә ышанырга өйрәнә. Темников шәһәрендәге «Золотой петушок - Алтын әтәч» балалар бакчасы коллективында 20 ел инде Кадрия Әнвәр кызы Дивеева (рәсем «Темниковские известия»дән алынды) эшли. Һөнәре буенча ул бухгалтер; 1979 елда Темников авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый, шуңа күрә хезмәт биографиясен Ишейки колхозында бухгалтер булып башлый. Аннары Тювеево егетенә кияүгә чыга, Темников мәгариф бүлегенең бухгалтериясенә эшкә урнаша һәм гаиләсе белән Темников шәһәренә даими яшәү урынына күчә. Катлаулы ике меңенче елларда 19 еллык эш стажы булган дипломлы белгеч кыскартылуга эләгә. Берничә ел эшсез яши һәм җәй көне балалар бакчасына алмаш няня булып урнаша. Тәлинкәләрне урнаштыра, аларга ботка салып тарата, тезләренә басып баланы ашата, юындыра, тагы савыт-саба һәм чүлмәк-горшок юа, баланың караватларын җәя-җыя - Кадрия Әнвәр кызының балалар бакчасына чын мәхәббәте шуннан башланып китә; хисапчы Кадрия үзен яңа һөнәрдә таба.
- Мин бу эшне яратып өлгерүемне, балаларга баруымны бәйрәмгә тиңләвемне бик тиз аңладым, - ди Кадрия Әнвәр кызы. - Озакламый мине няня иттереп даими эшкә алдылар. Бу 20 ел элек иде. Дөрес, миңа балалар бакчасының хуҗалык өлкәсендә хезмәт итүне сораган иделәр. Ләкин ике елдан соң баш тарттым: бу минем эшем түгел икәнлеген тиз аңладым һәм шуннан бирле балалар белән эшлим. Бүген минем вазыйфам «тәрбияче ярдәмчесе» дип атала, гәрчә мин нянечка булып эшемне дәвам итсәм дә.
Кадрия Әнвәр кызы ясле төркемендә эшли. Балалар монда 1,5 яшьтә кабул ителеп бер ел тәрбияләнәләр. Нәкъ шул яшьлек баланы бик тә ярата ул.
- Аларны памперсларда китерәләр, күпләр ата - аналарын сагынып елый, - дип сөйли тәрбияче ярдәмчесе. - Тик алар минем өчен барысы да туганнарым кебек: тезләремә утыртам, кысам, юатам; карыйсың - тынычланып китәләр. Балага җылы һәм уңайлы булса, ул бакчага бик теләп йөри. Акрынлап мөстәкыйль ашарга, бәдрәфкә соралырга өйрәтәбез. Ә тәрбиячеләр балалар белән уйныйлар, җырлыйлар, бииләр, скульптура һәм рәсем ясыйлар. Болар барысы да сабыйларда хәрәкәтләрне координацияләү, визуаль кабул итү, вак моториканы, хәтерне һәм игътибарны үстерә. Алар белән тематик иртәләр, музыкаль күңел ачу, спорт бәйрәмнәре үткәрелә. Һәрбер очракта балаларның индивидуаль сәләте ачыла. Балалар бакчасындагы һәр балага шатлык лы һәм кызыклы булсын өчен барысы да эшләнә, ә ата-аналар баласын тәрбияләү өчен борчылмыйлар. Балалар сизелмичә үсә һәм киләсе төркемгә мөстәкыйль рәвештә күчә, ә безгә яңа сабыйларны алып киләләр.
Кадрия Әнвәр кызы һөнәренә тугрылык өчен вакыт сынавын узгандыр дип уйлыйм. Аның беренче укучыларына 22 һәм аннан да күбрәк яшь; аларның үз балалары бар инде.
- Очрашканда кочаклап рәхмәт әйтәләр. Бу минем өчен бүләк төсле була. Һәрчак изге сүз белән искә алуларын әйтәләр, - дип сөйли Кадрия Әнвәр кызы Дивеева.
Педагогик осталыгыгыз, үз эшегезгә мәхәббәтегез өчен чын күңелдән рәх-мәтләрен белдерә сез тәрбияләгән ба-баларның әти-әниләре. Игелеклегегез, тырышлылыгыгыз балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен һәр көн шатлык һәм бәхет көненә әверелә.
Әйтеп китәргә кирәк, «Алтын әтәч» балалар бакчасында бәхетле балачак атмосферасы яши; балалар бакчасы хезмәткәрлә-ре - алар игътибарлы, йомшак күңелле, нәниләрне үз сабые сыман яратучы апалар.
Наилә НАСЫРОВА әзерләде