Закон һәм власть сөйли
Мордовия җөмһүрияте конституциясе төбәкнең төп канунына әверелде. Аның ярдәмендә Мордовиянең Россия Федерациясе субъекты буларак сәяси, социаль-икътисадый һәм мәдәни тормышында төп реформалар башланды.
Дәүләт Җыелышы депутатлары Мордовия Конституциясе көненә багышланган «Парламент дәресләре» сериясен үткәрде. Чараларның берсе Ләмберә районы Пензятка урта мәктәбендә узды.
Укучылар белән Дәүләт Җыелышы депутаты, мәктәп директоры Надия Харис кызы Заликова очрашты. «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү» форматында ул республиканың Төп Законын кабул итү тарихы, аның эчтәлеге, гражданнарның Конституциядә бер-кетелгән хокуклары һәм бурычлары турында сөйләде.
Депутатларның мәктәп укучылары һәм студентлар белән очрашулары Мордовиянең башка районнарында да уздырылды.