Саранскида татар поэзиясе кичәсе үтте
Матур сентябрьдә Мордовия Республикасы А.С.Пушкин исемендәге милли китапханәнең туган телне һәм туган якны өйрәнү әдәбияты бүлегенең баш китапханәчесе Альфия Нургаян кызы Маланьчева җитәкчелегендә, Пушкинканың 2 меңнән артык булган китаплы татар әдәбияты секторында “Татар шигърияте дөньясы” дигән чара үтте.
Кичәдә Үзәк Диния нәзарәте (ЦДУМ РМ) имам-хатыйбы, балалар һәм яшьләр белән эшләү буенча Саранск шәһәре рухи-мәдәни үзәге белгече Няиль Равиль улы Сабитов, «Юлдаш» иҗтимагый-сәяси газета атказанган хәбәрчесе Наилә Халил кызы Насырова, Мордовиянең атказанган җырчысы Гюзель Нәим кызы Казакова, Рузаевка районы Татар Пешлә “Бит-21” модель китапханәчесе Леана Наиль кызы Чавкина, Ләмберә беренче урта мәктәбе укытучысы Алмаз Кериш кызы Янгляева катнашылар.
Чараны Альфия Нургаян кызы Маланьчева алып барды һәм кичәнең эпиграфы иттереп Татарстан халык шагыйре Сибгат ага Хәкимнең “Аның бердәнбер максаты – халыктан алган шигъри таланты белән шул халыкка хезмәт итү” сүзләрен алган. Альфия Нургаян кызы татар поэзиясенең тарихы, бүгенгесе турында мәгълуматны презентация ярдәмендә ишеттерде, шигырьләр укыды. Төрле чорда язылган һәм төрле темага багышланган шигырьләрне укучылар, укытучылар сәнгатьле укыдылар. Бергәләп “Туган тел” җырын җырладык.
Мордовиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, күп кенә җыр конкурслары лауреаты Гүзәл Нәим кызы Казакова җырлары катнашучыларның йөрәкләрен яулап алды: рәхәтләнеп, сокланып тыңладык. Аның чыгышы кичәнең үзенчәлекле бизәге булды.
Чакырылган барлык кунаклар да кичәдә актив катнаштылар. Чарада Няиль Равиль улы Сабитов Ватаныбызда рухи һәм милли кыйммәтләр, тормышыбызда телнең роле турында, яшьләргә үзәкнең үсеп килүче буын өчен башкарган мөһим эше турында сөйләп, үгет-нәсыйхәт сүзе белән мөрәҗәгать итте. Матур кичә оештыручыларга, катнашучыларга рәхмәтләрен дә белдерде.
Наилә Халил кызы Насырова, татар шигъриятендә якташ язучылар турында сөйләп, Мордовиянең халык шагыйре Камиль Тангалычевнең Ркаил Зәйдулла тәрҗемәсендә “Туган тел” һәм якташы Һади Такташка багышлап язган “Сыркыды авылы” шигырьләрен кичәдә катнашучыларга ишеттерде.
Рузаевка районы Татар Пешлә “Бит-21” модель китапханәчесе Леана Наиль кызы Чавкина сәнгатьле, эмоциональ иттереп Роберт Миңнуллинның “Бәхетле булыгыз” шигырен укыды. Аның җитәкчелегендә килгән Рузаевка районы Шәриф Камал исемендәге урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Ясмин Резепова “Шартлады” сатирик шигырен һәм шул ук сыйныф укучысы Зухра Сафарова “Сак-Сок” бәетен сәнгатьле укыдылар.
Алмаз Кериш кызы Янгляева мәктәптә милли мәдәният, шигъриятның тоткан урыны, татар теленең гаиләдәге роле, рус телле балаларның телне өйрәнүләре турында сөйләде.
Төрле чор шагыйрьләре иҗатыннан шигырьләр укырга Ләмберәнең беренче мәктәбе 3-8 сыйныф укучыларын – Данис Сюбаевны, Ильнар Грошевны, Сулейман Шафиевны, Рената Шакаеваны, Элина Ряхмятуллованы, Амина Азимованы, Айлина Янгляеваны, Валерия Малышеваны, Карим Сюбаевны татар теле укытучысы Янгляева Алмаз Кериш кызы әзерләп алып килгән. Гаиләдә тиешле милли тәрбия алган шул ук мәктәпнең, шул ук укытучының укучылары - Рамазан (3 кл.), Ансар (5 кл.,), Абдурахман (6 кл.) Салимовлар һәм Мухаммад (8 кл.) белән Абдурахман (6 кл.) Ашимовлар бар иде. Алар барысы да әзерләп килгән шигырьләрен матур укыдылар. Укытучы үзе дә Сәгыйть Сүнчәләйнең шигырен сәнгатьле иттереп укыды. Кичәдә яңгыраган барлык чыгышлар залны рухландырып торды.
“Татар поэзиясе” кичәсенә, Пушкинканың туган телне һәм туган якны өйрәнү әдәбияты бүлеге хезмәткәрләре, бер-ничә китап күргәзмәсе һәм шул ук исем-дәге презентация әзерләгәннәр.
Эчтәлекле кичә бергәләп фотога төшү белән тәмамланды.
Наилә НАСЫРОВА