Ләмберәдә «Экологик Мордовия» сәяхәт-викторина үткән
«Алмаз» мәдәни-спорт үзәгендә Мордовия Автономияле өлкәсе оешуга 95 ел тулуны һәм тыюлыклар, милли парклар көнен бәйрәм итү кысаларында Ичалки районы муниципаль координаторы Наталия Михайловна Зубова укучылар өчен республикабызның тыюлык урыннары, урманнары, хайваннары һәм кошлары турында кызыклы викторина үткәргән. Викторинада катнашучылар Мордовиянең кызыл китаптагы яшәүчеләрен искә төшергәннәр, табигать турындагы гаҗәеп фактларны белгәннәр һәм экологик табышмакларны чишкәннәр. Иң осталары диплом һәм бүләкләр дә алганнар.